Татарстан музейлары «Музейлар төне»  Бөтенроссия акциясенә кушылачак

2019 елның 17 мае, җомга

18 май көнне  «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне бөтен ил буенча мәдәни учреждениеләр кичке һәм төнге вакытта үз ишекләрен ача. Картина галереяләре һәм музейлар, арт-киңлекләр һәм театрлар кунаклар өчен махсус программалар: күргәзмәләр, концертлар, квестлар һәм мастер-класслар тәкъдим итә.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ МУЗЕЕ

ТР Милли музее 18  май иртәнге сәгать 10нан 19 май иртәнге 3кә кадәр эшләячәк. Музей залларында да, 1 Май мәйданында да флеш-моблар, концертлар, мастер-класслар, квестлар узачак.

1 Май мәйданы

11.00 «Гасырлар мирасы» - халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе

12.00 «Музейлар төне»  акциясен тантаналы ачу

12.30 «Музей СОЛЬ-ЛЯ-нкасы»  - концерт программасы

17.00 «ХимиКатлар» - фокуслы фәнни шоу

19.00 «Рок-session» – Казан коллективларының рок-концерты

24.00 «Музейда кич» – электрон музыка программасы

Музей заллары

10.00 «Шуркә музейга дәшә» - «Салават күпере» журналы белән уртак чара

13.00 «Элементарно, химия... »  – Д. И. Менделеевның шәхесенә һәм химик элементларына багышланган лекция

14.00 «Музыкаль палитра» – Казан музыка коллективларының концерт программасы

15.00  «Зилант хәзинәләре» - квест-уен

17.00 «Алтын сере» - детектив уен

19.00 «Криво-лукаво полю ныряло» - интерактив музей дәресе

22.00 «Кунак ишегалды серләре» - квест-шоу

00.00 А. Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивале лауреаты концерты.

КАЗАН КРЕМЛЕ МУЗЕЙ-ТЫЮЛЫГЫ

         Казан Кремлендә «Музейда төн»  18.00 сәгатьтә башлана һәм төн уртасына кадәр дәвам итәчәк. Быел акция Россиядәге Театр елына багышлана. Кунаклар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән: театр лабораторияләре, мастер-класслар, квест-экскурсияләр, лекцияләр, театральләштерелгән тамаша.

 ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СЫНЛЫ СӘНГАТЬ МУЗЕЕ

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның бәйрәм программасында 40ка якын чара.

АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ МУЗЕЙ-ТЫЮЛЫГЫ

18 май көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы программасында 18.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр - җанлы экспозицияләр, квестлар һәм конкурслар, уеннар һәм мастер-класслар.

ЗӨЯ УТРАУ-ШӘҺӘРЕ "ДӘҮЛӘТ ТАРИХИ-АРХИТЕКТУРА ҺӘМ СӘНГАТЬ МУЗЕЙ-ТЫЮЛЫГЫ"

 Зөядә «Музейлар төне»,  гадәттәгечә,  бер атна соңрак, 25 майда булачак.

БОЛГАР МУЗЕЙ-ТЫЮЛЫГЫ

Музей-тыюлык хезмәткәрләре кунаклар өчен «Гаҗәеп Болгар»  интерактив экскурсия программасы әзерләделәр.

Болгар музей-тыюлыгының барлык музей объектлары 18 майда 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International