«Бу йортта 1961-1989 елларда Советлар Союзы Герое Семен Васильевич Коновалов яшәгән». Татар һәм рус телләрендә шундый текстлы мемориаль такта Казан шәһәре, Кирпичников урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан йорт фасадында барлыкка киләчәк. Тиешле карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Советлар Союзы Герое Семен Васильевич Коновалов истәлеген мәңгеләштерү максатыннан кабул ителде.