Татар китабы йорты Шәриф Камалның мемориаль фатирында ачыла

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татар китабы йорты ачылу турында фикер алыштылар. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм Шәриф Камал музей-йорты директоры Луиза Шарова катнашты.

Фотоларга интернетта сылтама  https://yadi.sk/d/HcKiQqjQEL97lg

зур фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/-_KOsCaqEIrtrw

видеога сылтама: https://yadi.sk/i/EboDFOtN6E9Zzg

«Әлеге мәйданчык укырга яратучылар өчен интеллектуаль клуб  һәм безнең киләчәгебез, телебез киләчәгенә битараф булмаган кешеләр клубы булыр, дип өметләнәм», - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова.

Татар китабы йорты татар әдәбияты белән кызыксынучы һәркем өчен интеллектуаль киңлек булачак. Музей экспозициясе кунакларга китап бастыру  тарихын татар язуы барлыкка килгән чордан алып күрсәтә.

«Татар халкы өчен китап һәрвакыт изге мәгънәгә ия булган. Безнең мәйданчык барлык килүчеләр һәм яңа проектлар өчен ачык булачак, әмма без шушы мөнәсәбәтне сакларга тиешбез. Без татар китабының икенчел булмавын онытып җибәрәбез. Татар китабы гасырлар тирәнлегеннән караганда уникаль күренеш, без аны күрсәтергә телибез», - дип сөйләде Луиза Шарова.

Китапларны җыярга киң җәмәгатьчелек, шул исәптән, күренекле фән һәм әдәбият эшлеклеләренең  ярдәм итүе билгеләп үтелә. Музей фондын ХХ гасыр татар әдәбияты классиклары Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Вакыйф Нуруллин, Аяз Гыйләҗев, Фәрит Хатыйпов һәм башкаларның шәхси  китапханәләре һәм шәхси әйберләре тулыландыра. Китапханә аспирантлар эшли һәм аксакаллар җыела торган эш зонасы буларак та файдаланылачак, дип билгеләп үтелә.

Музей-фатирның мемориаль зонасыннан  тыш, Татар китабы йортында экспозиция заллары, китап кибете, медиаүзәк яки коворкинг-зона һәм типография кебек мәйданчыклар эшләячәк. Балалар зонасында виртуаль планшетта татар балалар китапларының коллекциясе тупланган, биредә шулай ук бэби-театр һәм уеннар оештыру да планлаштырыла.

Татар китабы йортын ачу датасы, музей исеме кебек үк, әлегә билгеле түгел. Татарстан мәдәният министры һәм музей директоры республика халкыннан яңа музей өчен исем сайларга ярдәм сорады, исем үсеп килүче буын өчен аңлаешлы һәм кызыклы булырга тиеш.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Казан яшь тамашачылар театры базасында уза торган балалар театр коллективларының I республика конкурсын үткәрү турында фикер алыштылар. Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, ике сәбәп – Татар китабы йорты ачылу һәм Казан яшь тамашачы театрында театр конкурсы уздыру - очраклы гына берләштерелмәде, алар казанлылар һәм башкала кунаклары өчен бердәм мәдәни маршрут булдыру максатын күздә тотып эшләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International