17 майда Түбән Камада III «Казачий круг-2019» исемле казак җыры республика конкурсында җиңүчеләрне игълан итәчәкләр

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

17 майда Түбән Каманың Мәдәни инициативалар үзәгендә III «Казачий круг -2019»  казак җыры республика конкурсының йомгаклау туры һәм гала-концерты узачак.

Конкурсның максаты - казак җырын сәләтле башкаручыларны ачыклау, үзешчән коллективларның репертуарын баету һәм башкару осталыгын үстерү.

Конкурсның зона турлары февраль аеннан март аена кадәр узды: 17 февральдә Болгарда, 2 мартта Бөгелмәдә, 3 мартта Алабугада, 26 мартта Казан шәһәрендә узды.

Анда Аксубай, Нурлат, Спас, Яңа Чишмә, Тукай, Әлмәт, Азнакай, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч районнарыннан, шулай ук Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт һәм Казан кебек шәһәрләрдән коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашты. Барлыгы 35 коллектив иде, шуларның 11е - казак җырларын башкаручылар. 22 коллектив иҗади бәйгенең йомгаклау турына чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International