СТЕНАПРИЗНАНИЙ. РФ платформасында Бөтенроссия интернет-марш уза. Әлеге чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган.
15 майга кадәр дәвам итәчәк интернет-марш барышында теләге булган һәркем, үз геройларының тарихы турында сөйләп, бабалары батырлыгын мәңгеләштерә ала.
Оештыручылар искәртүләренчә, хезмәт казанышлары, Рәхмәт хатлары, җитештерү, патриотик һәм шәхси эчтәлектәге котлаулар саны буенча төбәкнең «бәхет индексы» исәпләнәчәк.
Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта түбәндәге сылтама буенча табарга була: http:/стенапризнаний.рф/ru