Татарстанның яшь театр һәм кино белгечләре Никита Михалков Академиясенә эләгергә мөмкин

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Михалков Академиясе Тимченко фонды ярдәмендә Ижауда бушлай мастер-класс һәм кастинг үткәрәчәк.

16 майда Удмурт дәүләт филармониясендә Н.С.Михалков исемендәге  Кинематография һәм театр сәнгате академиясенең күчмә кабул итү комиссиясе эшләячәк. Театр һәм кино өлкәсендәге  белгечләр, шулай ук иҗат вузларының соңгы курс студентлары  үзләренең Академиядә бушлай белем алу мөмкинлеген сынап карый алачак.

Тимченко фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган кабул итү кампаниясе дүртенче ел рәттән уздырыла һәм Россия төбәкләреннән «актерлык осталыгы» юнәлеше буенча абитуриентлар сайлап алуга юнәлдерелгән. Укырга керүчеләр өчен мәҗбүри шарт: югары профильле һөнәри белемле (яки иҗади вузларның соңгы курс студентлары), театр һәм кино өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе һәм яше 35кә кадәр булу.

Ижау шәһәрендә узачак кабул итү комиссиясе составы:

  • педагог, Россия Федерациясенең халык артисты Авангард Леонтьев;
  • режиссер-хореограф, педагог Сергей Землянский;
  • Академиянең беренче проректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты Игорь Беляев.

Кабул итү комиссиясе 16 майда (пәнҗешәмбе) Удмуртия дәүләт филармониясенең Кече залында 12:30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Ижау шәһәре, Пушкин урамы, 245

Абитуриентларны сайлап алу әңгәмә форматында узачак, таләпләр белән Академия сайтында танышырга мөмкин. Укырга керү өчен тәкъдим ителгән абитуриентлар йомгаклау (финал) сайлап алуны узу өчен Мәскәүгә чакырыла. Сайлап алу кастингында катнашучыларның барысы да Академиянең иҗат белгечләре базасына кертеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International