Бүген Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлегенең Татарстан оешмасы булдырылуына 100 ел тулу уңаеннан «Про100 комсомол: чор, вакыйгалар, кешеләр» дигән күргәзмә ачылды.
Комсомол илгә файда китерү һәм башкаларны да үз артыңнан ияртү белән янып яшәгән миллионлаган яшь кешеләрне берләштергән. Советлар Союзында шулай булган. Безнең республика да искәрмә түгел.
7 дистә ел эчендә Татариянең йөзләгән мең яшь кешесе комсомол әгъзасы булган. Алар арасында КамАЗны торгызучылар, Ватанны саклаучылар һәм тылда хезмәт итүчеләр, яңа шәһәрләр һәм бистәләр төзүчеләр, яңа җирләр үзләштерүчеләр, спорт һәм фәндә алдынгы булучылар бар.
Күргәзмәгә куелган сирәк архив документлары, газеталар һәм агитация плакатлары, күкрәк билгеләре һәм Мактау грамоталары, комсомол билетлары һәм таныклыклары, төзелеш отрядларының эш инвентаре 1919-1991 еллардагы героизм, оптимизм һәм иң игелекле омтылышлар белән сугарылган комсомол хәрәкәте тарихын яңадан торгызалар.
Әлеге экспозиция комсомол ветераннарына яшьлек елларын һәм үзләре шаһит булган тарихи вакыйгаларны исләренә төшерә. Яшьләргә әти-әниләре, әби-бабайларының яшьлеге турында күбрәк белү мөмкинлеге бирәчәк, хәзерге Россия тормышында үз урыны турында уйланырга мәҗбүр итәчәк.
Күргәзмәне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Милли музее, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе
Телефон: (843) 567-80-85