Татарстанда Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсы башланды

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

«Театр - балалар» мәдәни-белем бирү проекты кысаларында театрга багышланган Бөтенроссия рәсем конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Аның максаты - сәхнә сәнгатен балалар арасында популяр итү.

Иҗади ярыш ике этапта узачак: региональ һәм федераль.

Конкурсның учредительләре һәм  оештыручылар - Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге, төбәк этабыныкы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы.

Конкурста 6 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Яшь рәссамның сканер аша чыгарылган иҗади рәсемен яки фотосурәтен 2019 елның 1 июненә кадәр конкурсның электрон почтасына җибәрергә кирәк: teatr-deti-tatarstan@yandex.ru

Төбәк этабында җиңүчеләр Кырымдагы Халыкара балалар үзәгенә – «Артек»ка барачак, анда махсус театраль смена оештырылачак.

Федераль этапның 5 җиңүчесе өчен махсус бүләкләр әзерләнгән. Катнашучыларның иң яхшы эшләре «Театр-балалар» проектын ябу тантанасы кысаларында оештырылачак  Театр елына багышланган күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International