"Тормышмы бу?" спектакле берьюлы дүрт халыкара фестивальдә катнаша

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектакле якын арада Санкт-Петербург, Уфа, Оренбург һәм Казан шәһәрләрендә берьюлы дүрт халыкара фестивальдә катнашачак. 
"Алтын битлек" номинанты спектакленең фестиваль тарихы Уфа шәһәрендә VII "Туганлык"Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә катнашудан башланачак. Спектакль 24 майда М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә уйналачак. Фестиваль афишасында, шулай ук, Төркия, Әзербәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Тыва, Крым, Хакасия, Алтай, Гагаузия һәм Башкортостан театрлары урын алган. 
Икенчесе - Санкт-Петербургта XX "Салават күпере" Халыкара театр фестивале. Спектакль 28 майда Санкт-Петербургның А.А.Брянцев исемендәге Дәүләт Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Фестиваль программасында, шулай ук, Франция, Швейцария, Эстония, Кытай, Бөекбритания, Мәскәү, Санкт-Петербург, Карелия һәм Якутиядән театрлар катнаша. 
6 июньдә спектакль Камал театры сәхнәсендә Төрки халыкларының XIV "Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә тәкъдим ителә.  Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан театрлар катнаша.   
18 июньдә исә, спектакль, Оренбург шәһәренең XI "Гостиный двор" Халыкара театр фестивале кысаларында, М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры сәхнәсендә уйнала. Фестиваль афишасында Казахстан, Мәскәү, Самара, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Бугуруслан һәм Орск театрлары бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International