10 һәм 11 майда Казанда «Мәдәниятләр кушылуы» XXXVI Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль – конкурсы узачак

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

2019 елның 10 һәм 11 маенда Казанда «Сәләтләр  салюты» проекты кысаларында «Мәдәниятләр кушылуы»  XXXVI Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль – конкурсы узачак.

Конкурсантлар инструменталь, вокаль, хореография һәм театраль иҗат номинацияләрендә чыгыш ясаячак. Барлыгы 29 номинация игълан ителгән. Моннан тыш, чара кысаларында яшь рәссамнар эшләре куелган  күргәзмә дә оештырылачак.

Конкурска Россиянең төрле почмакларыннан 500дән артык яшь талантлар киләчәк. Жюри составына халык һәм атказанган артистлар, атказанган мәдәният эшлеклеләре, иҗат йортлары укытучылары, танылган театр әһелләре, хореографлар, музыкантлар һәм рәссамнар кергән. Иҗади ярыш кагыйдәләре буенча фестиваль башланганчы аларның исемнәре игълан ителми.

«Мәдәниятләр кушылуы» фестиваль – конкурсының I дәрәҗә лауреатлары 2019 елның октябрендә узачак ArtCon Суперфиналында катнашуга кертеләчәк.

Чарага керү ирекле!

Белешмә: фестивальне оештыручы – «Сәләтләр салюты» иҗат берләшмәсе (Санкт – Петербург шәһәре). Компания 2008 елдан балалар һәм яшүсмерләр өчен зур күләмле иҗади чаралар оештыру белән шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә 500дән артык чара уздырылган, аларда Россиянең барлык төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 150 меңнән артык кеше  катнашкан. Компаниянең эш максаты - балаларны сәнгатькә өйрәтү, яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, педагогларны профессиональ яктан камилләштерү һәм аларның иң яхшы эш тәҗрибәләрен тарату, балалар һәм өлкәннәр тормышында кызыклы иҗади вакыйгалар булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International