30 апрельдә XV Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасына чакырабыз

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

2019 елның 30 апрелендә «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексында ("Эрмитаж" концерт-холл) узачак XV Казан халыкара мөселман киносы фестивален ябу тантанасына чакырабыз. Йолдызлы келәмнән узу 17.00 сәгатьтә, тантана 18.00 сәгатьтә башлана. Чарада  конкурс программасында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк.

Моннан тыш, иртәгә, 30 апрельдә, фестиваль кысаларында түбәндәге матбугат чаралары узачак:

10.00, МАТБУГАТ ҮЗӘГЕ - конкурс программасының тулы метражлы һәм кыска метражлы уен фильмнары режиссерлары белән матбугат конференциясе

12.00, "АЛМАЗ СИНЕМА ПОРТ" кинотеатры, 3 нче зал – Светлана Немоляева белән иҗади очрашу. Эльдар Рязанов фильмнарының ретроспективасын тәкъдим итү. «Дневной поезд»  фильмын күрсәтү

13.00, МАТБУГАТ ҮЗӘГЕ - XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова һәм форум кунаклары катнашында йомгаклау матбугат конференциясе

15.00, "МИР" кинотеатры - Арво Ихо белән иҗади очрашу. «Сердце медведицы»  фильмын күрсәтү

19.00, "АЛМАЗ СИНЕМА ПОРТ" һәм "МИР" кинотеатрлары – фестиваль ябылышы фильмын күрсәтү (конкурс программасының "Иң яхшы фильм" номинациясендә төп бүләккә лаек  булган фильм)

***

Барлык сораулар буенча да кинофестивальнең матбугат хезмәте вәкилләренә мөрәҗәгать итегез:

Руслан Шиһабетдинов 8 927 2400017, shigabetdinov.pr@gmail.com

Регина Шиһабетдинова (гомуми сораулар) 8 937 2981220

Лиана Абзалова (аккредитация мәсьәләләре) 8 937 2850121

Эвелина Галимуллина (эфирлар һәм интервьюлар оештыру) 8 904 6656223

Гөлназ Галиева (матбугат үзәге администраторы) 8 917 264434.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International