30 апрель 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында (4 кат, конференц-зал) ХV Ваһапов фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.
Рәшит Ваһапов исемендәге Татар җыры фестиваленең юбилей гала-концерты 15 майда С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында булачак. Программада: узган еллардагы лауреатлар, махсус кунаклар һәм 2019 елгы Ваһапов фестивале җиңүчеләре чыгышлары.
Спикерлар:
1. Әюпова Ирада Хафизҗан кызы – Татарстан Республикасы мәдәният министры;
2. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы – Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе;
3. Ганиева Венера Әхәт кызы – РФ һәм ТРның халык артисткасы, Казан мәдәният институты профессоры;
4. Асаев Рөстәм Мәҗит улы - Ваһапов фестивале лауреаты;
5. Асаева Гөлназ Рөстәм кызы - Ваһапов фестивале лауреаты;
6. Фаттахов Рифат Әхмәт улы - Ваһапов фестиваленең генераль продюсеры.
Аккредитация узу vagapovfond@mail.ru эл.почтасы буенча алып барыла.
Хатта массакүләм мәгълүмат чарасы атамасын, журналистның исем-фамилиясен, телефон номерын күрсәтүегезне сорыйбыз.
Элемтә өчен: +79196261370 Фаттахова Айбикә
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/ 33 йорт, ТР Мәдәният министрлыгы (4 кат, конференц-зал)
Үткәрү вакыты: 30 апрель 11.00
Матбугат конференциясендә кирәкле барлык фото- һәм видеоматериаллар тәкъдим ителәчәк.