Татарстан режиссеры XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узган питчингта җиңүче булды һәм ярты миллион сумлык сертификат алды

2019 елның 26 апреле, җомга

XV Казан мөселман киносы фестивале кысаларында узган халыкара питчингның җиңүчесе - Татарстан режиссеры Әмир Галиәскаров. Ул эксперт комиссиясенә «Сафа һәм Саҗидә» тулы метражлы уен фильмына (Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» әсәрләре буенча төшереләчәк) сценарий тәкъдим итте.

Фото- и видеорепортаж

Әмир Галиәскаровка иҗади проектны тормышка ашыруда ярдәм итү өчен 500 мең сум күләмендә сертификат тапшырылды. Конкурс шартлары буенча картина, һичшиксез, Татарстанда, төшерелергә тиеш. Шулай ук төрле халыкара кинофестивальләр вәкилләре башка сценарийларга да ярдәм итәргә теләк белдерделәр.

Кино проектлары питчингы быел беренче мәртәбә XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале эшлекле мәйданнарының берсе булган «Kazan Expo» күргәзмәләр залында узды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, Татарстан Республикасы Инвестиция  үсеше агентлыгы, Россия Кинематографистлар берлеге. Конкурсның шорт-битенә дөньяның төрле илләреннән 8 фильм сайлап алынды:  «Ялгыз нарат», Д.Тиләпбәргәнова (Кыргызстан Республикасы);   «"Z буыны" киноальманахы», А. Габдрахманов (Россия, Татарстан); «Сафа һәм Саҗидә»,  А.Галиәскаров (Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнары буенча, Россия, Татарстан); «Йәгез бер дога», М. Гыйләҗев (Аяз Гыйләҗев повесте буенча, Россия, Татарстан); «Алмачуар», И. Рәхимов, (Галимҗан Ибраһимов хикәясе буенча, Россия, Татарстан); «Өчпочмак көне»,   С. Юзеев (Россия, Татарстан); «Көнбатыш & Көнчыгыш», О. Гамәл (Мисыр); «Хори», Арун де Жоши ( Непал). Конкурста катнашучыларның барысы да эксперт комиссиясе каршында киләчәктә төшерергә планлаштырган тулы метражлы уен фильмнарын тәкъдир иттеләр.

«Сафа һәм Саҗидә» - Осман империясенә, хәзерге Төркиягә, күчеп киткән татар кешеләре турындагы фильм, - дип сөйләде Әмир Галиәскаров Казан кинофестиваленең матбугат хезмәтендә узган  әңгәмәсендә. - Башка кече халыклар – чечен, кырым татарлары да шулай эшләгән,  аларны ул вакытта «мөһаҗирләр» дип атаганнар. Сценарий буенча, вакыйгалар 19 гасыр ахырында була. Төшерү эшләре  Татарстанда һәм Төркиядә булыр дип планлаштырыла. «Татарларның бу тарихы турында кино сәнгатендә әле моңа кадәр бернәрсә дә  сөйләнгәне булмаган, мөгаен,  шуңа күрә бу картина   җиңүче итеп сайлангардыр. Бу хакта сөйләргә кирәк», - дип фикерләре белән  уртаклашты А. Галиәскаров.

Башка эшләр дә билгеләп үтелде. Мәсәлән, «Divaproduction» киностудиясе (АКШ - Канада) директоры Невин Камель «Алмачуар» (Татарстан), «Сафа һәм Саҗидә» (Татарстан), «Хори» (Непал), «Киноальманах “Z" буыны» (Татарстан),  «Ялгыз нарат» (Кыргызстан ) проектларына постпродакшн белән ярдәм итәргә булган.

Төрки илләрнең журналистлар Ассоциациясе президенты, төрки илләрнең Халыкара документаль кино фестивале (Төркия)  директоры Мендерес Демир Татарстанның  «Сафа һәм Саҗидә», «Йәгез бер дога» һәм «Алмачуар» проектларына ярдәм итәргә теләк белдерде. Казахстаннан киностудия директоры һәм продюсер Алмагөл Тлеуханова «Ялгыз нарат» (Кыргызстан) һәм «Алмачуар» (Татарстан) кебек эшләргә булышырга әзер булуын җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International