Туган тел көнен һәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Татарстан башкаласында Шигърият бәйрәме билгеләп үтелде.
фото өчен интернетта сылтама: https://yadi.sk/d/wW9CUKnMI-vR-Q
зур фотоларга сылтама: https://yadi.sk/d/TuSufQzcZDJH_w
Казан халкы һәм кунаклары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы шагыйрь һәйкәле янына җыелды. Бәйрәм традиция буенча чәчәкләр салудан башланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Туган тел көне белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады.
«Мәдәният министрлыгы барыгызны да Габдулла Тукайның туган көне белән котлый. Без беркайчан да аның турында онытмыйбыз, һәм мин һәрберебездә дә Татарстанның бөек улы өчен горурлык хисе булуына ышанам. Туган тел, Тукай телендә матур итеп әсәрләр укучы үсеп килүче буынны күреп, без куанабыз», - дип сәламләде бәйрәм кунакларын Дамир Натфуллин.
Тукай һәйкәле каршындагы мәйданда Тукай поэмасы буенча язылган «Шүрәле» балеты музыкасы яңгырады. Күренекле мәдәният эшлеклеләре, яшь иҗатчылар татар шагыйренең һәркемгә таныш шигырьләрен укыдылар.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сүзләренә караганда, Тукай «Туган тел» шигырен барлык халыклар өчен язган, шуңа күрә Тукай бәйрәме – татар халкының гына түгел, ә бөтендөнья бәйрәме. Туган тел көнен бәйрәм итүгә Казанга күрше төбәкләрдән - Башкортостан, Удмуртия, Чуашстаннан һәм башка төбәкләрдән дә күп кунаклар җыелды, дип искәртте Салихов.
«Тукай - ул Аллаһы Тәгалә бүләге, пәйгамбәребезгә тиң. Шигырьләрен укыганда Тукай безнең замандаш кебек тоела. Хәзерге заманның проблемалары, әхлакый мәсьәләләр дә аның иҗатында чагылыш тапкан», - дип билгеләп үтте агымдагы елның Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллин.
Исегезгә төшерәбез, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 61 ел элек гамәлгә куелды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов премия лауреатларын Илһам Шакиров исемендәге концерт залында игълан итәчәк.