Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

26 апрельдә республикада Туган тел көненә багышланган чаралар узачак. Бу бәйрәм, традицион рәвештә, татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә.

Традиция буенча тантана Казанда 9.00 сәгатьтә Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Көн уртасында Казан халкын һәм башкала кунакларын М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт  опера һәм балет театры янындагы шагыйрь һәйкәле янында оештырылачак Шигърият бәйрәмендә көтәләр. 15.00 сәгатьтә «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә тантаналы концерт узачак, анда Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителәчәк.

Чараларны ерак районнарда яшәүчеләр дә карый алачак. «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы шигърият бәйрәменнән һәм премия тапшыру тантанасыннан турыдан-туры трансляция алып барачак.

Тантаналы чаралар үткәрү республиканың эре шәһәрләрендә дә, районнарында да планлаштырылган: музейларда, театрларда, китапханәләрдә һәм белем бирү учреждениеләрендә. Бу датаны бөек шагыйрьнең туган ягында, Кушлавыч авылында да билгеләп үтәчәкләр. Г. Тукай туган көнне биредә «И мөкаддәс, моңлы сазым»  конкурсына йомгак ясаячаклар. Анда Кушлавыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашачак. Балалар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен туган телләрендә укыячак. Иҗади ярышларга балалар гына түгел, өлкәннәр дә әзерләнә. Педагоглар укучыларга бөек татар шагыйре тормышы һәм иҗаты турында тематик программа тәкъдим итәчәк. Чара һәм бүләкләү Г. Тукай бюсты янында узачак.

Конкурс Г. Тукай музей комплексы чараларының расланган планы нигезендә Тукай гаиләсенең музей-йортында үткәрелә һәм укучыларның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлтелгән.

(элемтә өчен: Ләйлә Мөхәммәтшина, 8 909 308 07 84, muhamet_shina@mail.ru)

Габдулла Тукай әдәби музеенда (Казан) 26 апрель көнне 14.00 сәгатьтә «Габдулла Тукай: аңлау һәм өйрәнү горизонтлары» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узачак. Галимнәр һәм язучылар, педагоглар һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын фәнни өйрәнү проблемалары турында фикер алышачак,  хәзерге милли мәдәнияттә шагыйрь һәм публицист роле турында сөйләшәчәкләр.

Ачылган көненнән алып, Габдулла Тукай әдәби музее бөек татар шагыйре иҗатын яратучыларны, татар әдәбияты классиклары һәм хәзерге заман Татарстан сәнгате һәм мәдәнияте эшлеклеләренең иҗаты белән таныштыручы үзәк булып тора. Биредә Г. Тукай һәм аның замандашларының тормышы һәм иҗаты турында фәнни-тикшеренү эшчәнлек алып барыла, түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә.

(белешмәләр өчен телефон: +7 (843)590-86-67)

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда да Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тематик программа әзерләделәр. 26 апрель көнне 14.00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татар телендә «ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасында Татарстанның сынлы сәнгате» темасына  экскурсия узачак. 15.00 сәгатьтә биредә башлангыч сыйныф укучыларын «Габдулла Тукай: «Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә...» дигән дәрескә көтәләр.

27 апрельдә 15.00 сәгатьтә килүчеләргә Борис һәм Гүзәл Бакировларның Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган музыкаль-шигъри программасын тәкъдим итәчәкләр.

26 апрельдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Көмеш гасыр китапханәсе (Казан ур., 59) «Тукайны укыйбыз» исемле шигъри марафонга чакыра. Татар шигърияте даһиеның  туган көнендә биредә 4 сәгать рәттән төрле телләрдә аның әсәрләре яңгыраячак. Һәркем музейга килеп бөек шагыйрьнең яраткан әсәрен укый ала.

(белешмәләр өчен телефон: +7 (85557) 7-97-39).

Моннан тыш, Туган тел көнендә Казанда «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең  концерты һәм чарага йомгак ясау булачак. 16.00 сәгатьтә Бауман урамында Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар чыгыш ясаячак. Чараны татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина һәм биюче, хореограф, «Алтын битлек» театраль премиясе иясе Нурбәк Батулла алып барачак.

Концерттан тыш, биредә конкурслар, акция логотибы төшерелгән билгеләр  өләшү һәм башка бик күп чаралар уздырылачак.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясен оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Фото: Харис Якупов. Габдулла Тукай истәлегенә. Триптих.2000.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International