Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Түбән Новгородта узган Бөтенроссия театраль марафонда «Театраль Татарстан»ны тәкъдир итте

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Түбән Новгород Бөтенроссия театраль марафонын каршы ала. Чарада  Россиядәге Театр елын  оештыру комитеты рәисе Ольга Голодец, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, шулай ук сәхнә сәнгатенең әйдәп баручы белгечләре, теоретиклар һәм практиклар катнаша.

Төштән соң Горький исемендәге драма театры каршындагы территория  зур сәхнә мәйданчыгына әверелде, анда 14 кечкенә сәхнә урнашты (Идел буе федераль округына керүче 14 субъект саны буенча), аларның берсендә Татарстан Республикасының театраль тормышы тәкъдим ителде. Марафон кунакларына һәм оештыручыларга аны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова шәхсән үзе тәкъдир итте.

Театраль марафон кысаларында Түбән Новгородның беренче шәһәр театры - князь Григорий Шаховский театрының сәхнә пәрдәсе күрсәтелде (1830 ел). Элегрәк бу экспонатның  киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелгәне булмаган һәм ул Түбән Новгород музей-тыюлыгының тукымалар фондында сакланган.

Россия театр сәнгате институты ректоры Григорий Заславский һәм аның Театр елын оештыру комитеты буенча хезмәттәшләре Идел буе театр җәмәгатьчелеге белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар үткәрде. Алар арасында Е. Вахтангов исемендәге театр директоры Кирилл Крок, Ваганов хореография академиясе ректоры Николай Цискаридзе, «Геликон — опера» театрының сәнгать җитәкчесе Дмитрий Бертман бар иде. «АСДИИСК» Инклюзив сәнгать ассоциациясен гамәлгә куючы Ольга Митина «Инклюзив театр, театрдан - театр-студиягә кадәр юл» дигән семинар үткәрде.

Ә бүген кич белән Түбән Новгород драма театрында Бөтенроссия театраль марафоны символын Уральскийдан Идел буе федераль округына тапшыру чарасы була. Тантаналы өлештән соң Горький исемендәге Түбән Новгород драма театры «Мәхәббәт турында өч романс» спектакле күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Театр елының иң зур проекты — Бөтенроссия театраль марафоны — 2019 елның 18 гыйнварында Мария театрының Владивостоктагы Приморье сәхнәсендә старт алды. Бу вакыт эчендә символик театраль эстафетаны Хабаровск, Көньяк-Сахалинск, Петропавловск-Камчатский, Биробиджан, Благовещенск, Магадан, Анадырь, Якутск, Чита, Улан-Удэ, Новосибирск, Барнаул, Кемерово, Абакан, Горно-Алтайск, Кызыл, Иркутск, Красноярск, Томск, Омск, Екатеринбург, Ноябрьск, Ханты-Манси, Чиләбе, Курган шәһәрләре бер-берсенә  тапшырып өлгерде инде. Ерак Көнчыгыш, Себер һәм Уралның 40 меңнән артык тамашачысы Бөтенроссия театраль марафоны чараларында булып, 100гә якын спектакль карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International