Россия Мәдәният Фонды «Туган якны яңача өйрәнү» («Гений места. Новое краеведение») грантлар конкурсының нәтиҗәләрен игълан итте. «Вакыйга» номинациясендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Мин монда чит түгел» проекты экспертлар советының югары бәясенә лаек булды һәм фондның 1 миллион сум күләмендәге финанс ярдәмен алды.
Фонд урыннарның мәгънәсен, кеше тарихлары аша урын тарихын аңлауга юнәлтелгән проектларны хуплый. 2019 елда конкурс Идел буе музейлары арасында үткәрелде.
Музей-тыюлык проекты - шәһәр киңлегендә төрле мәдәниятләрнең яшәешенә һәм үзара бәйләнешенә багышланган күргәзмә-өйрәнү эше. Ул җәмгыятьтә үзара ышаныч һәм ачыклык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. Аны тормышка ашыруда музей-тыюлык хезмәткәрләре белән бергә социолог галимнәр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм шәһәрнең җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.
Алар барысы бергә Казан тарихын төрле һөнәр ияләре, этник һәм конфессияләр тарихы аша тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмә XX гасыр азагындагы шәһәр тарихын аңларга мөмкинлек бирәчәк. Тарих шәһәр халкы, шулай ук Казанны яшәү, эшләү урыны итеп сайлаган кешеләрнең язмышлары аша сүрәтләнә.