Кино белгече, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Сергей Анашкин кинофорум программасы турында презентация тәкъдим итте. Аның мәгълүматлары буенча, фестиваль программасы бай, жанрлар, катнашучы илләр буенча да төрлелек күзәтелә. С. Анашкин фикеренчә, һәр тамашачы әлеге кинофорумда «үз» фильмын табарга тиеш.
Эксперт сүзләренчә, беренче карашка гади генә сюжетка корылган берничә фильм мәдәниятне, халыкларның традицияләрен, аларның үзенчәлекләрен бөтенләй яңача ачып бирә. Шул ук вакытта алар хис-кичерешләрдә, тойгыларда, кешелек кыйммәтләрен билгеләүдә уртаклыклар күп булуын күрсәтә. Бу яктан ул Африка фильмнарына аерым игътибар бирергә киңәш итте.
Узган көннәрдә тамашачылар игътибарына «Әс Сунан» хәдисләр китабы авторының тормышын чагылдырган «Имам Абу Иса Мухаммад Термизий» фильмы (реж. А.Мигнаров, Узбәкстан, 2019), шулай ук төп конкурс программасының «Тулы метражлы уен фильмы» номинациясенә кертелгән «Рона, мать Азима» картинасы (реж. Дж.Мәхмүти, Әфганстан, Иран, 2018) күрсәтелде. Бу бик көчле психологик драма, анда бер гаилә әгъзаларының мөнәсәбәтләре һәм рухи кичерешләре күрсәтелгән, бу исә, гомумән, күпчелек Иран фильмнары өчен хас сыйфат. Әлеге эш фестиваль лауреатларының берсе булуы да ихтимал. Әлбәттә, тамашачы башка фильмнарны әлегә күрмәде, һәм бәлки, бу фараз ялгыш булыр.
22 апрельдә «Мир» кинотеатрында «Россия – Ислам дөньясы»ның конкурстан тыш программасына кертелгән «Мабата Бата» фильмы (реж. С. де Карвальо, Мозамбик, Португалия, 2018) күрсәтелде. Фильм танылган язучы Миа Коутуның хикәясенә нигезләнгән. Трагик сюжетка корылган булуга карамастан, тамашачыда ниндидер үзенчәлекле якты хисләр калдыра торган дулкынландыргыч тарих бәян ителә. Картина оста операторлык эше, Африка пейзажының матурлыгы, җирле халыкларның традицион киемнәре һәм гореф-гадәтләре белән отышлы.
23 апрель көнне 16.00 сәгатьтә «Письма Софии» фильмы (реж. Р. Маллан, Бөекбритания, Литва, 2013) күрсәтеләчәк. Картина Литваның танылган рәссамы һәм композитор Микалоюс Чюрлёнис һәм аның хатыны, Литва язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе София Кимантайте мөнәсәбәтләре тарихына нигезләнә. Фильмны тамашачыларга төп рольне башкаручы - танылган Литва музыканты, М. Чюрлёнис оныкчыгы Рокас Зубовас тәкъдим итәчәк.
24-30 апрельдә кинофорум көннәрендә күрсәтеләчәк фильмнарның «юл картасы» белән рәсми сайтта танышырга мөмкин булачак: kazan-mfmk.com.
Фильмнар көн саен 12.00 – 23.00 сәгатьләрдә күрсәтелә.