Федераль бюджеттан субсидияләр алуга дәгъва кылучы кинематография оешмаларыннан гаризалар кабул ителә

2019 елның 14 апреле, якшәмбе

Кинематография Департаменты уен фильмнарын төшерү өчен  субсидия алачак  кинематография  оешмаларын (коммерцияле булмаган) сайлап алу үткәрә.

Субсидиягә түбәндәге проектлар дәгъва кыла ала:

Уен киносында:

— балалар фильмнары:

 • иң кечкенә тамашачылар өчен фильм-әкиятләр;

• кече һәм урта яшьтәгеләр өчен  музыкаль фильмнар;

• яшүсмерләр өчен маҗаралы фильмнар;

• яшь буын проблемаларына багышланган  фильмнар. Гаилә, балалар, аларны яклау һәм ярдәм итү.

- авторлык һәм эксперименталь фильмнар:

• социаль әһәмиятле фильмнар;

• анимация чараларын кулланып эшләнгән   классик фильмнар;

• хәрби-тарихи фильмнар;

• җинаятьчелеккә, террорга һәм экстремизмга каршы көрәш турындагы фильмнар;

• дәүләт төзелеше һәм гражданлык җәмгыятенең мөнәсәбәтләре, гражданнар активлыгы, волонтерлык хәрәкәте турындагы  фильмнар;

• социаль-әхлакый проблематикалы  фильмнар. Хәзерге заман Россия җәмгыяте. Замандаш образы. Белем,  мәгариф һәм хезмәт кыйммәтләре. Җәмгыятькә яраклашу, шәхесне камилләштерү, тормышта  уңышка ирешү.

• Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлеге турындагы фильмнар;

• уртак фильмнар төшерү.

Һәр заявканың эчтәлеге 2016 елның 10 мартындагы 522 номерлы «Илкүләм фильмнар җитештерүгә субсидияләр алучы кинематография оешмаларын сайлап алу тәртибе»  турындагы боерыкка кушымта белән билгеләнә, аның белән Россия Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин: www.mkrf.ru.

Кинематография Департаменты кинематография оешмаларыннан  документлар һәм материаллар комплектын кабул итү һәм теркәүне түбәндәге адрес буенча үткәрә: 125993, Россия, Мәскәү, Малый Гнездниковский пер.,7/6 йорт, эш көннәрендә 14.00- 17.00 сәгатьләрдә.

Самсонов Андрей Викторович, тел. +7 (495)629-1010 доб. 1357, 68 кабинет.

Любович Максим Вячеславович, тел. +7 (495)629-1010 доб. 1510, 69 кабинет

Проектлар 2019 елның 25 апреле 17 сәгать 00 минутка кадәр кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International