Хисап концертында 100дән артык укытучы һәм укучылар - солистлар, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары, Казан Мэры стипендиатлары катнашты. Яшь талант ияләре мәктәпнең иң яхшы номерларын – Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булган Мансур Мозаффаров, популяр татар, рус, чит ил композиторларының әсәрләрен, заманча эшкәртүдәге халык җырларын, опера арияләрен, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрен тәкъдим иттеләр.
Уку елын уңышлы тәмамлау белән балаларны һәм педагогларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән министр киңәшчесе Руслан Шиһабетдинов котлады, ул киләчәктә хисап концертларының берсен мәктәп бинасында түгел, ә зур сәхнәдә оештырырга мөмкин булачагын билгеләп үтте.
«Мин балаларның талантына сокланам. Ата-аналарга, укытучылар составына илебезнең иҗади элитасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт. Сезнең балаларыгыз иң яхшы сәхнәләрне яулар дип ышанам", - диде Руслан Шиһабетдинов.
Ул «100//зат» Республика балалар иҗаты конкурсын үткәрү кысаларындагы «Мозаффаров кичләре» конкурсын оештыруда актив катнашкан педагоглар адресына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларга ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
«2020 елда әлеге чарага Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан аеруча зур игътибар биреләчәк. Мин аны шәхси контрольгә алам», - дип билгеләп үтте Шиһабетдинов.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Камалиева мәктәп коллективына Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Мироновның Рәхмәт хатын тапшырды, һәр белгечнең көндәлек эшен әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
Бүгенге көндә М. Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбендә 6 яшьтән 16 яшькә кадәр 168 кеше укый. Уку йортында фортепиано, кыллы уен коралларында, халык уен коралларында уйнау, вокал, сәхнә осталыгы юнәлешләре буенча белем бирелә.
Быел мәктәп укучылары күп кенә конкурсларда җиңүче һәм лауреат булдылар: рус халык уен коралларында уйнаучыларның «Рус палитрасы» Бөтенроссия конкурсы; «Иҗади калейдоскоп» Халыкара фестиваль-конкурсы, «Җиһанов-Vivo» IV Ачык Республика фестиваль-конкурсы; «Твое время» III Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль-конкурсы; «Звездный Олимп» VI Халыкара фестиваль-конкурсы; «Морозко-2019» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы, «Start» II Халыкара музыка-сәнгать иҗаты конкурсы; «Казаныш» Халыкара конкурс-фестивале.