Санкт-Петербургның Борис Эйфман Бию академиясе белгечләре талантлы балалар өчен күчмә карау оештыра. Борис Эйфман академиясенә укырга һәм профессиональ хореографик әзерлек алырга теләгән 6-12 яшьлек биючеләрне 21 апрельдә 10.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт мәдәният академиясенең концертлар залында көтәләр. Сайлап алу беренчел булачак: комиссия вәкилләре балаларның хореография училищесына керү сынауларын уңышлы уза алу мөмкинлегенә бәя бирәчәк.
Академиядә бүгенге көндә 315 бала белем ала, шуларның 190ы Россиянең төрле регионнарыннан килгән балалар, һәм алар интернатта яши, шуларның 11е - Татарстаннан.
Борис Эйфманның Бию академиясе бөтен дөньяда танылган хореограф, Санкт-Петербург дәүләт академия балет театрының сәнгать җитәкчесе Б.Я.Эйфман инициативасы буенча Санкт-Петербург Хөкүмәте тарафыннан оештырылган. Чыгарылыш сыйныф укучыларына урта һөнәри белем турындагы «балет артисты, укытучы» дигән диплом бирелә. Академиядә белем бирүнең үзенчәлеге классик балет сәнгате традицияләрен саклау һәм заманча дөнья хореографиясен интеграцияләүдән гыйбарәт. Борис Эйфманның укучылары, Санкт-Петербург дәүләт академия балет театры спектакльләрендә катнашудан тыш, Санкт-Петербургның Мария, Михайловский һәм Александринский театрлары сәхнәсендә чыгыш ясый.
Алдан язылу мәҗбүри, академия сайты аша: https://eifmanacademy.ru/ru/prosmotry/regiony/
яки +7(952) 288-57-19 телефоны буенча.