«Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсында җиңүче 500 мең сум акча алачак

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

«Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсында җиңүче 500 мең сум акча алачак. Бу хакта Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде.

«Конкурста җиңүчеләргә призлы урыннар бирелә, җиһазлар, музыка кораллары, мебель, мәдәни-спорт инвентаре сатып алуга, милли костюмнар һәм кием тегү өчен акчалата сертификатлар бирелә», — дип төгәллек кертте Дамир Натфуллин.

Дүрт номинациянең һәркайсында өч урын бирелә. Нәтиҗәләр 18 октябрьдә билгеле булачак.

Шулай ук Дамир Натфуллин конкурсның бары тик авыл клублары өчен генә үткәрелүен, аларда халык саны 200дән артык  һәм 500дән кимрәк  булырга тиеш, дип аңлатты.

2012 елдан башлап Татарстанда авыл клубларын үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары билгеләп үткәнчә, бу программаның  Россия төбәкләрендә башка аналогы юк, ул - бердәнбер.

«Бу чорда барлыгы 285 яңа авыл клубы төзелде, һәм бу тәҗрибә яңа нәтиҗәләргә ирешү өчен стимул булачак», — дип йомгаклады сүзен Дамир Натфуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International