М. И. Глинка исемендәге конкурсның финалына 15 яшь җырчы чыкты

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсының өченче турына 15 яшь опера җырчысы узды. Бу Россия, Кытай, Украина, Казахстан һәм Үзбәкстан вәкилләре (мәгълүмат түбәндәрәк). 3 тур 18 апрельдә (пәнҗешәмбе) 18.00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Катнашучыларның һәркайсы ТР Дәүләт симфония оркестры белән бергә ике ария (рус һәм чит ил композиторлары операсыннан) башкарачак. Лауреатларның исемнәре 19 апрельдә 18.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак гала-концертта билгеле булачак. III тур һәм гала-концертның турыдан-туры трансляцияләре рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдә алып барылачак.

Конкурсның III турында катнашучылар:

№ 18 Кадиров Сервер (Россия)

№ 58 Власов Юрий (Россия)

№ 74 Пиязов Акылбек (Үзбәкстан)

№ 78 Маслова Ольга (Россия)

№ 94 Севастьянов Сергей (Россия)

№ 102 Лашко Виталий (Украина)

№ 131 Исламова Эльза (Россия)

№ 139 Даолигень (Кытай)

№ 149 Сучков Константин (Россия)

№ 152 Кайдалов Сергей (Россия)

№ 154 Баракова Мария (Россия)

№ 156 Савинкова Екатерина (Россия)

№186 Денисова Анна (Россия)

№ 216 Ли Станислав (Казахстан)

№ 219 Перязев Глеб (Россия)

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  белән хезмәттәшлек  мәсьәләләре буенча: Руслан Шиһабетдинов (89272400017), Жанна Мельникова (89274128275), shigabetdinov.pr@gmail.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International