Мәскәүдә Зур театрда 25нче тапкыр «Алтын битлек» театраль премиясен тапшыру тантанасы узды. Композитор Александр Маноцковның «Сны Иакова, или Страшно место» операсы «Алтын битлек»нең махсус премиясен алды, әсәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Тере шәһәр» заманча сәнгатенә ярдәм фонды һәм Sforzando Татарстан башкару сәнгатен үстерү фонды тарафыннан Зөядә куелган иде.
«Сны Иакова, или Страшно место» операсының сюжеты Зөя һәм Библия тарихының реаль вакыйгаларына нигезләнгән. Либретто нигезендә - төрле документальлек дәрәҗәсендәге текстлар. Опера тавышлары һәм персонажлары берьюлы берничә сюжет буенча яши, аларда бер идея өстенлек итә – үлем белән көрәш.
«Асылда, бу - теләсә кайсы операның сюжеты, әмма әсәр Зөядә язылган һәм анда куела, һәм нәкъ менә аның турында», – дип сөйләде Александр Маноцков.
Спектакльнең премьерасы 2017 елның җәендә Зөя утрау-шәһәрлегенең табигый декорацияләре арасында узды.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Алтын битлек»не «Әлиф» спектаклендәге роле өчен Нурбәк Батулла алды.
Белешмә: «Алтын битлек» милли театраль премиясе 1994 елда РФ Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан оештырыла һәм театр сәнгатенең драма, опера, балет, заманча бию, оперетта һәм мюзикл, курчак театры жанрларындагы спектакльләргә тапшырыла.
«Алтын битлек» – Россия шәһәрләренең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итүче театраль фестиваль, ул һәр елны, яз көне, Мәскәүдә уза.