24-30 апрель көннәрендә Казанда XV Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Кинофестиваль кысаларында дөньяның төрле илләреннән дистәләгән фильм күрсәтеләчәк, алар конкурс, конкурстан тыш һәм параллель программаларны тәшкил итә. Моннан тыш, XV фестиваль программасы кысаларында танылган кино эшлеклеләре белән иҗади очрашулар, ачылу һәм ябылу тантаналары, эшлекле, профессиональ, белем бирү һәм күргәзмә чаралары бар.
Кинофестивальнең төп мәйданчыклары:
1. «Ривьера» күңел ачу үзәгендәге «Алмаз Синема Порт» кинотеатры (Ф.Әмирхан ур., 1Б)
Биредә узачак чаралар:
- конкурс һәм конкурстан тыш программалар күрсәтү;
- махсус күрсәтүләр;
- Эльдар Рязанов һәм Станислав Говорухин фильмнарының ретроспективалары;
- кино йолдызлары белән иҗади очрашулар.
Күргәзмәләр көн саен 12.00-23.00 сәгатьләрдә эшләячәк, тулы расписание kazan-mfmk.com рәсми сайтында урнаштырылачак.
Янәшәдә, «Ривьера» кунакханәсендә (2 кат), Дирекция штабы һәм кинофестивальнең матбугат үзәге була.
2. Мир «Кинотеатры (Достоевский ур., 30)
Биредә түбәндәге чаралар узачак:
- параллель программа фильмнары (Тунис, Сербия, Корея киносы көннәре һ. б.);
- С.А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын төрле елларда тәмамлаучылар төшергән иң яхшы фильмнар;
- «Балачакның кино дөньясы» программасы (27 апрель).
Биредә шулай ук берничә иҗади очрашу узачак. Фильмнар көн саен 10.00-21.00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк (тулы расписание рәсми сайтта урнаштырылачак: kazan-mfmk.com).
Фестиваль кысаларындагы барлык тамашаларга һәм иҗади очрашуларга керү бушлай.
3. «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге (Лаеш районы, Олы Кабан авылы)
XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең эшлекле программасы беренче тапкыр «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Биредә 25 апрельдә Халыкара кинофестивальләр директорларының II Форумы һәм «Кино һәм мәгариф. Халыкара тәҗрибә» темасына түгәрәк өстәл узачак, анда төрле илләрдән кино һәм телевидение буенча югары уку йортлары вәкилләре үз уку йортларының программаларын тәкъдир итәчәк. Шулай ук «Казан-Экспо»да Халыкара кинопроектлар конкурсы эшләрен эксперт комиссиясе каршында яклау узачак. Директорлар форумына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килер дип көтелә.
4. «Манеж» күргәзмәләр залы (Казан Кремле)
26 апрельдә Директорлар форумы үз эшен «Манеж»да дәвам итәчәк. 24 апрельдән 30 апрельгә кадәр күргәзмә залында Татарстан кинематографының тарихына һәм хәзерге заманына, шулай ук Казан кинофестивале тарихына багышланган күргәзмә эшләячәк. Экспонатлар исемлегенә Казан дәүләт мәдәният институты студентлары эшләре дә кергән. Әйтергә кирәк, әлеге уку йорты быел үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Күргәзмә залының зур экранында быелгы фестиваль программасының фильмнары күрсәтеләчәк. Фестиваль көннәрендә биредә шулай ук танылган кино эшлеклеләре белән иҗади очрашулар узачак.
5. Казан дәүләт мәдәният институты (Оренбург тракты, 3)
Бу мәйданчыкта кинофорумның белем бирү өлеше узачак. Кино төшерү, анимация, продюсерлык һәм укыту темасына лекцияләр белән Россия һәм дөньяның иң танылган кино эшлеклеләре чыгыш ясаячак.
6. «Залесный» мәдәни үзәге (Осиново тыкрыгы, 8)
Казан кинофестивале программасындагы фильмнар беренче тапкыр Татарстан башкаласы үзәгендә генә түгел, шәһәр янында да күрсәтеләчәк. «Залесный» мәдәни үзәге юбилей кинофорумның яңа мәйданчыгына әйләнә. (тулы расписание рәсми сайтта урнаштырылачак: kazan-mfmk.com).
7. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры
Биредә кинофестивальне ачу тантанасы булачак. 24 апрель көнне 18.00 сәгатьтә кино йолдызлары кызыл келәмнән үтәчәк. Ачылу тантанасы - 19.00 сәгатьтә.
8. «Эрмитаж» концерты-холл (Ф. Әмирхан, 1 Б)
Биредә 30 апрельдә XV кинофестивальне ябу тантанасы була. Кино йолдызларының кызыл келәмнән узуы 17.00 сәгатьтә башлана. Ябылу тантанасы - 18.00 сәгатьтә.