Казанда «Нәүрүз school» Халыкара студентлар спектакльләре фестивале узачак

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында бу вакыйгага багышланган матбугат конференциясе  булды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Нәүрүз school» Беренче Халыкара студентлар спектакльләре театр фестиваленә (2019 елның 10-16 июнь) багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова; Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов катнашты.

«Мәдәният өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең мөһим миссияләренең берсе – кадрлар тәрбияләү  һәм камилләштерүне тәэмин итү, шул ук вакытта безнең кадрларның башка милли республикаларда эшләүче яшьләр белән үзара багъланышларын  булдыру  бик әһәмиятле», - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул  Беренче Халыкара студентлар театр фестивалендә катнашучыларны атады. Чарага  Т. К. Жургенов исемендәге Казах милли сәнгать академиясе (Алма-Ата), Әзербайҗан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (Баку шәһәре), ГИТИС (Мәскәү шәһәре), Арктика дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (Якутск шәһәре), Уфа дәүләт сәнгать институты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан театр училищесы һәм башка белем бирү учреждениеләреннән студентлар  җыелачак.

«Студентлар даирәсендә булган  театр экспериментлары һәрвакыт кызыклы,  бу – яңа караш, яңа юнәлешләр, иҗади эзләнү. Бер яктан, бу укыту, икенче яктан – үзеңне эзләү. «Нәүрүз school» кысаларында спектакльләр күрсәтүдән тыш, Россиянең әйдәп баручы педагогларыннан мастер-класслар оештыру да планлаштырылган. Бу чараларның барысы да тамашачылар өчен ачык булачак, яшьләргә үзләренең яшьтәшләре куйган спектакльләрне карау кызык булыр дип уйлыйм», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.

«Бүгенге көндә Татарстанның милли театрлары милли мәдәниятне саклау һәм үстерү үрнәге булып тора: спектакльләр туган телдә куела, милли драматургия үсеш ала, яңа сәхнә форматлары  һәм формалары барлыкка килә, театр белгечләре тырышлыгы белән милли театр мәктәбенең традицияләре саклана, ә театрларның зур халыкара фестивальләрдә катнашуы югары осталык дәрәҗәсе турында сөйли. Кызганычка каршы, кайбер сәбәпләр аркасында һәрбер этник төбәк моңа сәләтле түгел. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге Казанда зур Халыкара студентлар спектакльләре фестивален үткәрү инициативасы белән чыкты», - дип сөйләде фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

Фестиваль спектакльләре Казанның 5 театр мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк: Камал театрының кече залы, «Әкият» курчак театры, Кариев театры, Театр әһелләре берлеге һәм Уку театры. Билетлар алдан теркәү буенча бирелә. Фестивальне оештыручылар - Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

интернеттагы фотоларга  сылтама https://cloud.mail.ru/public/5ef6/cmEe5YqNK

зур фотоларга сылтама: https://cloud.mail.ru/public/5ohJ/2s1MEtQnT

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International