Хөрмәтле журналистлар!
9 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Беренче халыкара студентлар спектакльләре фестиваленә (10-16 июнь, Казан шәһәре) багышланган матбугат конференциясе була. Анда катнашалар:
Әюпова Ирада Хафизҗан кызы – Татарстан Республикасы мәдәният министры;
Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы – Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры;
Фәтхуллина Эльмира Вадимовна - Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры;
Якупов Илфир Илшат улы – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры.
Аккредитация pr@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алып барыла.
Хатта ММЧ атамасын, журналистның исемен, телефон номерын күрсәтүегезне сорыйбыз.
Элемтә өчен телефон: 8927 446 45 42, 293 83 18 ( Илшат Латыйпов)
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/ 33 йорт, ТР Мәдәният министрлыгы (4 кат, конференц-зал)
Үткәрү вакыты: 9 апрель, 15.00.