Казанда Россия һәм Белоруссия халыклары Бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Татарстан Халыклары дуслыгы йортында истәлекле датага багышланган бәйрәм концерты узды.

Чарага килгәннәрне ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре Департаментының милли сәясәтне гамәлгә кую идарәсе башлыгы Данил Мостафин котлады.

«2004 елда имзаланган  хөкүмәтара килешү нигезендә  Белоруссия белән Татарстан арасында аерым мөнәсәбәтләр урнашкан.  Икътисад, социаль өлкәдә, мәдәният, туризм һәм мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләр  ныгый, ике республиканың эре предприятиеләре хезмәттәшлек итә. Узган ел Татарстан белән Белоруссия арасында товар әйләнеше 14% ка арткан», - дип билгеләп үтте Мостафин. Белоруссия президенты Александр Лукашенко котлавын Белоруссия Илчелегенең Казандагы Татарстан бүлеге җитәкчесе Олег Исаев укып ирештерде.

«Быел Союз дәүләтен төзү турындагы Килешүгә кул куелуга егерме ел тула. Чагыштырмача аз вакыт аралыгында  хезмәттәшлекнең күп кенә өлкәләрендә шактый зур казанышларга ирештек,   тормыш өчен мөһим бурычларны нәтиҗәле хәл итү тәҗрибәсе  тупланды», – диелгән котлауда.

Концерт залы 250 кешене сыйдырды. Татарстан һәм Белоруссия иҗат коллективлары һәм артистлары катнашында милли җырлар, халык биюләре белән бәйрәм программасы әзерләнгән иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Моннан тыш, Дуслык Йортында белорус шагыйре Янка Купала музее экспозициясен тәкъдир иттеләр, ә Алабуга музей-тыюлыгында  Белоруссия һәм Россия төбәкләре рәссамнарының күргәзмәсе оештырылды.

Белоруссия һәм Россия халыкларының Бердәмлеге көненә Милли музейда да махсус программа әзерләнгән. Биредә берьюлы ике күргәзмә тәкъдим ителде: «Клiчу Вас на Пабеду» һәм шагыйрь Р. Харисның «Хуш киләсез – кали ласка». Моннан тыш, Янка Купала музеенда  (Югары Ослан районы) «Тукай һәм Купала - халык шагыйрьләре» дигән музей дәресе узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International