Журналистлар өчен XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә аккредитация башланды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан башкаласында XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Иң эре кино чараларының берсе булган фестиваль Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Ул  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән хезмәттәшлектә үткәреләчәк. Агымдагы елда фестиваль  «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында узачак.

Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, Россия мөфтиләр Советы. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм гаделлек идеяләренә нигезләнгән (авторның нинди дин тотуына карамастан) Россия һәм дөнья кинематографы фильмнары сайлап алына.

Фестивальнең оештыру комитеты «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү башлануы турында игълан итә.

 

1. Аккредитация алдан бирелгән гариза буенча гамәлгә ашырыла, анда массакүләм мәгълүмат чарасы, журналистның исеме (тулысынча), туган көне һәм элемтә өчен мәгълүмат (телефон номеры һәм электрон почта адресы) күрсәтелергә тиеш.

2. Аккредитация өчен гаризаларны 2019 елның 22 апрелендә 23.00 сәгатькә кадәр shigabetdinov.pr@gmail.com электрон почтасы аша җибәрергә кирәк.

3. Аккредитация фестивальнең барлык матбугат чараларына, кино күрсәтүләренә һәм презентацияләргә керү хокукы бирә. Ачылу һәм ябылу тантаналарына аккредитация шартлары өстәмә игълан ителәчәк.

4. Аккредитация карточкасы башка затка тапшырыла алмый һәм, югалткан очракта, яңадан торгызылмый.

5. Матбугат хезмәте ММЧ җитәкчесе (баш мөхәррир) имзасы, оешма мөхере белән редакция бланкында гариза сорый ала.

Массакүләм мәгълүмат чараларына аккредитация уздыру хезмәте җитәкчесе - Лиана Абзалова, тел.89372850121, эл. почта liana2508@inbox.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International