Татарстанда ел саен уздырыла торган «Музей язы - 2019» республика акциясе старт алды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татарстанның музей язы – 2019» VI республика акциясенең беренче көнендә матбугат конференциясе узды. Быел чара 7 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Әлмәт районының Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге ТР мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова һәм Әлмәт районының Г. Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова катнашты.
Дамир Натфуллин «Музей язы» акциясенең республикабызда алтынчы тапкыр үткәрелүен искәртте.
«Шуны билгеләп үтәсем килә, бу - республиканың барлык музейларын да, шул исәптән муниципаль музейларны да берләштерә торган бердәнбер музей чарасы. Һәм, тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге акция Татарстан халкы һәм кунаклары өчен бик кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.
Быел акциядә 217 музей, шул исәптән, 14 дәүләт һәм 47 музей бүлекчәсе, 48 муниципаль музей, 42 музей-филиал һәм 41 мәктәп музее, 16 ведомство музее, ике балалар йорты музее катнаша.
«Татарстанның музей язы» музейларның төрлелеге белән танышу мөмкинлеген бирүгә юнәлдерелгән. Һәм, әлбәттә, без үзебезнең республика һәм биредә яшәүче халыкларның тарихын һәм мәдәниятен күрсәтергә тиеш. Һәр музейның аерым программа әзерләве очраклы түгел», - дип белдерде Татарстан Милли музее директоры.
Ул искәртеп узганча, 5 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее туган көнен билгеләп үтә, шуңа күрә 1 апрельдән 5 апрельгә кадәр музейда Татарстанның милли хәзинәләре коллекциясен комплектацияләүгә юнәлдерелгән бүләк итү көннәре узачак. Мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгына музей республиканың барлык казанышларын тәкъдим итү өчен, ТР тарихына багышланган яңа экспозиция төзи. Шуңа күрә директор Татарстан сәнәгать предприятиеләре администрацияләренә экспозиция өчен продукция тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать итте.
Быел «Музей язы»н үткәрү даталары, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының 25 еллыгын бәйрәм итү сәбәпле, 1-7 апрельгә күчерелгән. Бу көннәрдә Россия музейлар берлеге президиумы эшләячәк, анда катнашу өчен Дәүләт Эрмитажы директоры, Россия Фәннәр Академиясе Президиумы әгъзасы, Россия музейлар берлеге президенты, Россия Фәннәр академиясе академигы Михаил Пиотровский, шулай ук бөтен илдән музей директорлары һәм хезмәткәрләре киләчәк. Президиум кысаларында музей тормышының иң актуаль проблемалары буенча фикер алышу булачак.
«Музей язы – 2019» акциясе ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек кысаларында бик күп чаралар үткәрүне күз алдында тота. Башка актуаль темалар: 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек, Эшче һөнәрләр елы, Россиядә Театр елы.