Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында чираттагы премьера булды: «Шәй-бу! Шай-бу!» спектаклен беренче тапкыр күрсәтү аншлаг белән үтте. Кариевлылар өчен бу вакыйга икеләтә бәйрәм иде: спектакль Ренат Әюповның 55 яшьлегенә багышланды, театрның баш режиссеры рәссам Булат Ибраһимов, хореограф Нурбәк Батулла, композитор Зөлфәт Вәлиуллин һәм драматург Камил Кәримов белән бергә яңа спектакль иҗат итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Ренат Әюповны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары котлады. Ленар Хәкимҗанов юбилярга «Күпьеллык хезмәте һәм театр сәнгате үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен» Татарстан Республикасы Мәдәният министрының Рәхмәт хатын тапшырды.
Премьерага Ренат Мирзахан улының күпсанлы дуслары һәм хезмәттәшләре, шулай ук якташлары - Питрәч районы җитәкчелеге вәкилләре килде. Кунаклар арасында шулай ук Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның театр вәкилләре һәм мәдәният эшлеклеләре, һәм, әлбәттә, Кариев труппасы аксакалы - Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин бар иде.