Игорь Комаров мәктәп укучылары һәм студентлар коллективларының «Театраль Идел буе» фестиваленә старт бирде

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Театраль Идел буе» исемле округ проекты башлана.

27 мартта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы  вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Түбән Новгородның «Комедiя» театрында булды һәм спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны һәм актерларны Театр көне белән котлады.

Вәкаләтле вәкил үз чыгышында 2019 елның РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россиядә Театр елы дип игълан ителүе хакында искәртте.

«Театраль Идел буе» мәктәп укучылары һәм студентлар коллективлары фестивале 2019 елда Идел буе төбәкләрендәге меңнән артык мәктәп һәм 130 студентлар театрын берләштереп, округның төп мәдәни вакыйгаларының берсе булачак.

«Фестиваль төбәк һәм округ этапларыннан тора. Төбәк этапларында Идел буе федераль округындагы 14 субъектның һәркайсындагы иң көчле коллективлар билгеләнәчәк. Округ этабы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Финалист-театрларның куелышлары телевидение аша, интернетта ачык режимда күрсәтеләчәк. Фестивальнең шәхси сайты булдырылачак, анда спектакльләрне карап булачак.

Хәзер әлеге проект Татарстанда килештерү процедурасын уза. Республикада төбәк этабы ике өлештән (муниципаль һәм төбәк) торачак. Татарстанлылар тавыш бирү юлы белән иң яхшы мәктәп укучылары һәм студентлар театр коллективларын сайлап алачак, алар республиканы иҗади ярышларның төбәк этабында тәкъдим итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International