Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Томск татар мәдәнияте үзәге вәкилләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Томск Татар мәдәнияте үзәге үзешчән коллективларының концерты булды.  Казан халкын Себер татарлары иҗаты белән таныштыру карары узган елның ноябрендә үк, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Томскидагы  татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы вакытында кабул ителгән иде. Ул өлкәдәге «Татар мәдәнияте үзәге»  дәүләт автоном мәдәният учреждениесенең 25 еллыгын бәйрәм итүгә туры килде.

Әлеге үзәкнең тырышлыгы белән өлкәдә татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрне, милли ашларны саклап калу һәм пропагандалау мөмкинлеге бар.  Бүгенге көндә анда 15 коллектив һәм клуб оешмасы эшли. Аларның иң яхшы номерлары кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә тәкъдим ителде. Концерт башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үзәкнең алдынгы хезмәткәрләренә «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгеләрен һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International