Казанның 8нче балалар музыка мәктәбе үзенең 70 еллыгын Зур концерт залында бәйрәм итте

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бу кичтә республиканың төп концерт залы үзенең укучыларын, аларның ата – аналарын һәм музыка мәктәбе педагогларын гына түгел, Россиянең күп кенә шәһәрләреннән килгән чыгарылыш укучыларын да бергә җыйды.  Сүз уңаеннан, 8нче балалар музыка мәктәбе эшләгән елларында аны  2500ләп укучы тәмамлаган, 270дән артык укучы профессиональ музыкант булган. Алар арасында Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, Казан консерваториясе профессорлары В. Р. Дулат-Алеев, Ф. И. Ибраһимова һ. б. бар.

Хәзерге вакытта биредә  фортепиано, скрипка, виолончель, баян, аккордеон, домра, балалайка, флейта, кларнет, саксофон, быргы, гитара, хорда җырлау буенча 473 укучы белем ала.  Балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр халыкара, бөтенроссия, төбәк конкурсларында лауреат һәм дипломант исемнәре алган.   

Хисап концерты алдыннан мәктәпнең  1949 елда ачылган вакыттан башлап бүгенге көнгә кадәр  үсеш  этаплары турында сөйләүче видеофильм күрсәтелде.

Аннары сәхнәгә республика Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерергә  һәм яшь музыкантларны,  аларның педагогларын ирешелгән уңышлары белән котларга Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыкты.

«49нчы ел, бу сугыштан соңгы  вакыт. Заводлар, фабрикаларны торгызырга,  төзергә кирәк иде. Бик күп кеше һәлак булды, инвалидка әйләнеп  кайтты. Шушы вакытта, 1949 елда, мәктәп төзелә. Тарихка күз салсак, сугыштан соңгы елларда сәнгатькә, мәдәнияткә күп игътибар бирелгән икән. Бу ни өчен эшләнә? Минемчә, һәр кеше өчен өмет йолдызы, омтылыр өчен идеалы булырга тиеш. Кешене һәркөн камилләштерә торган кыйбла кирәк. Һәм бу институтлар балаларга моңны  ишетергә, музыка сәнгатенең  мавыктыргыч дөньясында катнашырга мөмкинлек бирә, бу - балаларны киләчәккә, яктылыкка омтылырга,  катлаулы шартларда исән калырга ярдәм иткән», дип сөйләде Ирада Әюпова.

Ирада Хафизҗан кызы үзенең беренче музыка  укытучысы ярдәмендә музыканы тоярга өйрәнүен әйтте. Мөгаллимнең техник белем бирүдән тыш, балада музыкаль инструментка мәхәббәт уятуның мөһимлеген ассызыклады.

Аннары бүләкләү тантанасы булды. 8-нче балалар музыка мәктәбенең кайбер хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мактау билгеләре һәм грамоталары тапшырылды, ә Ирина Бобкова җитәкчелегендәге коллективка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм сәнгать һәм музыка белеме үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды.

        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International