Татарстан «Мәдәни минимум» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бу көннәрдә илнең барлык төбәкләрендә Халыкара театр көне уңаеннан «Мәдәни минимум» Бөтенроссия акциясе узачак. Ул 29 мартка кадәр дәвам итәчәк.

«Мәдәни минимум» кысаларында актив иҗади яшьләр дусларын, танышларын һәм туганнарын үз шәһәрләрендәге театр мәйданчыкларына чакыра, анда махсус чаралар программасы әзерләнәчәк. Кунаклар өчен актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү, сәхнә артына сәяхәт итү, мәдәният эшлеклеләре белән иҗади очрашулар һәм башка чаралар оештыру планлаштырыла. 

Чараларда катнашу бушлай, бердәнбер шарт - аларның кайберләренә теркәлү кирәк.

Татарстанда акция үткәрү урыннары турында тулырак социаль челтәрләрдәге акция аккаунтларында белергә була:

VK https://vk.com/kulmintat

Instagram https://instagram.com/kulmintat                                                                      

Чарага биредә теркәлергә мөмкин:

https://vk.com/@kulmintat-registration

Чаралар расписаниесе: https://clck.ru/FQ4mA

Татарстанда әлеге акция Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр хөкүмәте  ярдәме белән үткәрелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International