Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Кино вакыты» кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләрне оештыру дирекциясе һәм «Кино һәм Театр» фонды «7 көн эчендә кино» проектына гаризалар бирә башлау турында игълан итә. Әлеге проект мобиль кино лабораторияләре һәм күчмә кинокампусларны үз эченә алган халыкара проект. Аның асылы - бөтен дөнья буенча сайлап алынган иҗади төркемнәрдән 7 минут дәвам итә торган кыска метражлы фильмнар төшерү. Проектта 10 команда катнашыр дип көтелә. Кино Татарстан Республикасы территориясендә җиде көн дәвамында билгеле бер темалар буенча төшереләчәк, эшләр 7 сентябрьдә Казанда узачак XI Халыкара яшьләр кинофестивале кысаларында күрсәтеләчәк.
Проектның төп максаты – Татарстанның, уникаль кинолокация урыны буларак, туристик, инвестиция җәлеп итүчәнлеген популярлаштыру.
Бурычлар:
• кинематография инфраструктурасын үстерү;
• халыкара белгечләрне җәлеп итү;
• иҗади элемтәләрне ныгыту;
• яшьләр кинопроектларын булдыру.
Проектның эш графигы:
март - заявка компаниясе башлану
апрель - рус һәм инглиз телләрендә синопсислар кабул ителә
май - иң яхшы сценарий гаризаларын кабул итү
июнь - җиңүчеләрне сайлап алу
Программа:
➤1 тур: синопсислар конкурсы
➤ 2 тур: җиңүчеләр сценарийларын сайлап алу
➤Сценарийлар буенча локацияләргә бүлү
➤Төшерү төркемен формалаштыру
(һәр команда бер тәрҗемәче һәм бер локаль ассистент карамагында)
➤Кунак менеджменты: трансфер һәм урнашу
➤Төшерү процессын оештыру
➤Фильмны күрсәтү
Синопсислар һәм сценарийлар 31 майга кадәр кабул ителә.
Проектта катнашырга гариза бирү өчен сылтама: https://goo.gl/forms/IX4MjtMffxyxCn2j2
«7 көн эчендә кино» проекты турындагы сораулар юллау өчен электрон почта: cinematimekzn@gmail.com.
Җиңүче фильм - 500 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алучылар-300 һәм 200 мең сум акча алачак. Кыска фильмнар Татарстан турындагы киноальманахка берләштерелә, ул федераль һәм халыкара прокатка эләгергә мөмкин.
«7 көн эчендә кино» халыкара проектын гамәлгә куючы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Оештыручылар - «Кино вакыты» кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләрне оештыру дирекциясе һәм «Кино һәм Театр» фонды. Тормышка ашыруга халыкара партнерлар җәлеп ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин кушуы буенча төбәк продюсерлык үзәкләрен үстерү өчен финанс ярдәме күрсәтүнең яңа механизмнарын гамәлгә кертү буенча берничә проект гамәлгә ашырыла. Татарстанда шундый проектларның берсе - «7 көн эчендә кино» проекты.
Проект турында тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә (рус һәм инглиз телләрендә) / You can find the full information about the project in the Regulations (in English and in Russian):
https://drive.google.com/open?id=1-fgH2fJv959JXLQ4xH9Z_CyvEtJbKepZ