Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышында катнашты. Утырыш видеоконференция режимында Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эш төркеме җитәкчесе Д. И. Азаров рәислегендә узды.
Ирада Әюпова, эш төркеменең мәдәният өлкәсендәге эшчәнлекне методик яктан тәэмин итү буенча төркем җитәкчесе буларак, беренче яртыеллыкка эш планы белән таныштырды. Шулай ук утырыш барышында «Мәдәният турында» Федераль закон проекты концепциясе буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Мәдәният» юнәлеше буенча эшче төркеменең мәдәният өлкәсендәге эшчәнлекне методик яктан тәэмин итү буенча төркеме составына 16 кеше керә:
ӘЮПОВА Ирада Хафизҗан кызы, Татарстан Республикасы мәдәният министры, төркем җитәкчесе;
АСТАФЬЕВА Наталья Егоровна, Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары;
ВАСЮТИН Михаил Зиновьевич, Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары;
ДУДА Вадим Валерьевич, «Россия Дәүләт китапханәсе» ФДБУ генераль директоры;
КИБОВСКИЙ Александр Владимирович, Мәскәү Хөкүмәте министры, Мәскәү шәһәренең Мәдәният департаменты җитәкчесе;
КИРИЛЛОВ Владимир Владимирович, Санкт-Петербург вице-губернаторы;
КИСЕЛЕВ Яков Геннадьевич, Чукотка автоном округы Губернаторы һәм Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары;
КУВАЛДИНА Ирина Владимировна, Ставрополь крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары;
ЛИЕПА Илзе Марисовна, «Илзе Лиепа» хореография һәм рәсем сәнгатен үстерүгә ярдәм күрсәтүче Хәйрия фонды президенты, Россия Федерациясе халык артисткасы;
ОПАНАСЮК Лариса Николаевна, Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары — Кырым Республикасы Министрлар Советы Аппараты җитәкчесе;
ПАВЛОВА Ольга Альбертовна, Белгород өлкәсе Губернаторы урынбасары;
ПОДСАДНИК Лариса Анатольевна, Карелия Республикасы Премьер-министрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
ПОПКОВ Владимир Иванович, Волгоград өлкәсе Губернаторы урынбасары, Волгоград өлкәсе Мәдәният комитеты рәисе;
РЫБКИНА Татьяна Вячеславовна, Тула өлкәсе Мәдәният министры;
ЦЕРЕТЕЛИ Зураб Константинович, СССР һәм Россиянең халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе президенты;
ЦЫГАНОВА Светлана Николаевна, Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе.