Кунакны Мәскәүдә Франция Илчелегенең иҗади проектлар кураторы Ирина Зайцева; Казан шәһәренең «Пантера» камера балеты директоры Елена Беляева; «Альянс Франсез-Казан» административ советы вице-президенты, Академик пальмалар ордены кавалеры Роза Гобәйдуллина; «Альянс Франсез-Казан» директоры Регина Богомазова озатып йөрде. Очрашуда шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Яклар Татарстан Республикасы һәм Франция арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
«2020 елда Франциядә «Рус сезоннары» узачак. Проектның максаты – Россия һәм аның төбәкләре мәдәниятенең байлыгын күрсәтү һәм популярлаштыру. Һәм без сезнең мәдәниятегезне Франциядә таныту яклы»,-дип билгеләп үтте Элизабет Браун.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Дягилевның балет труппасы гастрольләре истәлегенә аталган «Рус сезоннары» фестивале беренче тапкыр 2017 елда Япониядә узган иде, ул үзенә илнең 42 шәһәрендәге 3,5 миллионнан артык тамашачы җыйды. Бу фестиваль кысаларында илләрнең берсендә ел дәвамында Россиянең иң яхшы иҗат коллективлары гастрольләре, музей күргәзмәләре оештырыла, Россия киносы премьералары, боз һәм цирк тамашалары уза.
Россиядәге Франция илчелегенең хезмәттәшлек һәм мәдәният буенча киңәшчесе урынбасары мәдәният эшлеклеләре һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре өчен укыту сәфәрләрен оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде.
Кунаклар кино темасына аерым тукталды. Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, ул Франция дәүләтенең оешу һәм идарә системасы, һәм, аерым алганда, 50 еллык тарихы булган француз кинематографына дәүләт ярдәмен күрсәтү системасы белән яхшы таныш. Фонд рәвешендәге милли кинематография үзәге режиссерларга һәм продюсерларга дотацияләр бирә. Бу сумма яңа проектка яхшы башлангыч бирә, киләчәктә инвесторлар табу эшен дә җиңеләйтә. Мондый финанслау системасы елына 200 милли фильм төшерергә мөмкинлек бирә.
Заманча француз киносында сюжет психологиясе һәм драматургиясе операторның югары дәрәҗәдә башкарылган иҗади эше белән үрелеп бара. Татарстанның кайбер кинематографистлары үз шедеврларын эшләгәндә француз кинематографыннан үрнәк алалар.
Ирада Әюпова Франциядәге коллегаларына «7 көн эчендә кино» халыкара проектын тәкъдир итте. Аның асылы - бөтен дөнья буенча сайлап алынган иҗади төркемнәрдән 7 минут дәвам итә торган кыска метражлы фильмнар төшерү. Проектта 10 команда катнашыр дип көтелә. Кино Татарстан Республикасы территориясендә җиде көн дәвамында билгеле бер темалар буенча төшереләчәк, эшләр 7 сентябрьдә Казанда узачак XI Халыкара яшьләр кинофестивале кысаларында күрсәтеләчәк.
Җиңүче фильм - 500 мең сум, икенче һәм өченче урыннарны алучылар-300 һәм 200 мең сум акча алачак. Кыска фильмнар Татарстан турындагы киноальманахка берләштерелә, ул федераль һәм халыкара прокатка эләгергә мөмкин.
«7 көн эчендә кино» халыкара проектын гамәлгә куючы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Оештыручылар - «Кино вакыты» кинопроектларга ярдәм итү һәм фестивальләрне оештыру дирекциясе һәм «Кино һәм Театр» фонды. Тормышка ашыруга халыкара партнерлар җәлеп ителәчәк.
Бу проект француз кунакларны бик кызыксындырды. Алар бу мәгълүматны кинематографистларга җиткерергә вәгъдә иттеләр.
Очрашуда шулай ук нәшрият эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.