2019 елда театр һәм сынлы сәнгать өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен субсидияләргә дәгъва кылучы коммерцияле булмаган оешмалардан гаризалар кабул ителә башлады
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 27 июнендәге «Мәдәният өлкәсендәге иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен коммерцияле булмаган оешмаларга федераль бюджеттан субсидияләр бирү тәртибен раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларын үз көчен югалткан дип тану турындагы» 741 номерлы Карары нигезендә Сәнгать һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү департаменты 2019 елда музыкаль, театр, сынлы сәнгать һәм халык иҗаты өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен субсидия алачак коммерцияле булмаган оешмаларны сайлап алу үткәрә.
022019014 Сайлап алу
2019 елда мәдәният өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр алуга дәгъва кылучы коммерцияле булмаган оешмалардан 2019 елның 22 мартында гаризалар кабул ителә башлады.
Максат һәм бурычлар:
– театр сәнгате өлкәсендә эшләүче белгечләрнең - актерлар, режиссерлар, хореографлар, музыкантлар, рәссамнарның һөнәри үсешенә ярдәм итү;
- яшь артистлар арасында иҗади элемтәләрне җайга салу; проектта катнашучылар арасында тәҗрибә алмашу;
- яшь профессионалларга тармакның алдынгы белгечләре белән эшләү тәҗрибәсе бирү, яңа компетенцияләр үзләштерү, югары иҗади нәтиҗәләргә ирешү өчен катлаулы мәсьәләләрне хәл итү сәләтенә өйрәнү;
- театр сәнгате осталары, музей эше өлкәсендәге белгечләр, язучылар һәм әдәбиятчылар белән аралашу, тамашачыларның киң даирәсен музей мирасына, рус классикасы нигезендәге театр куелышларына җәлеп итү;
- Россия регионнарында рус классик сәнгатен популярлаштыру;
- рус телле әдәби мәйданны ныгыту һәм киңәйтү; Россия төбәкләрен бердәм мәдәни киңлеккә берләшү.
Гаризалар 2019 елның 3 апреленә 10.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Кабул итү вакыты тәмамлангач, коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән гаризалар теркәлми. Россия Мәдәният министрлыгының Сәнгатькә һәм халык иҗатына дәүләт ярдәмен күрсәтү департаменты почта һәм курьер хезмәтләренең эшенә бәйле тоткарланган документлар һәм материаллар өчен җавап бирми.