XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составы билгеләнде

2019 елның 26 марты, сишәмбе

«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында 2019 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан башкаласында XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак.

Фестиваль  дәрәҗәле кинематографистлар форумы статусына ия булды, Казанның мәдәни тормышының аерылгысыз атрибутына әйләнде, аның мәдәни башкала буларак имиджын ныгытырга ярдәм итте.

Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм гаделлек идеяләренә нигезләнгән (авторның нинди дин тотуына карамастан) Россия һәм дөнья кинематографы фильмнары сайлап алына.

Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, Россия мөфтиләр Советы.

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән хезмәттәшлектә үткәреләчәк. 

 2019 елда фестивальгә дөньяның 44 иленнән 400дән артык фильм кабул ителгән (шуларның 38се — Татарстан Республикасында төшерелгән).

Сайлап алу комиссиясе составына кино белгечләре Сергей Лаврентьев (фестивальнең рәисе, программа директоры), Нәргиз Нуриева, Сергей Анашкин (Россия), Светлана Слапке (Германия), Бутсурен Туумен Улзиит (Монголия), тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Россия ислам университеты профессоры Тимур Шәйхуллин керә.

Фильмнарның шорт-бите  1 апрельдә kazan-mfmk.com  фестиваль сайтында урнаштырылачак. Конкурс программасының  фильмнарын дөньяның 10 иленнән - Даниядән алып  Көньяк Кореяга кадәр—танылган кинематографистлар бәяләячәк. Жюри рәисе - Казахстан режиссеры, сценарист, актер һәм продюсер, «Ника» Россия кинематография сәнгате академиясе академигы Серик Апрымов. Жюри составына шулай ук сценарист, кино тәнкыйтьчесе һәм режиссер Зохра Замани (Иран), сценарист, продюсер һәм режиссер Йован Маркович (Сербия), кино белгече Хонг Санг Ву (Көньяк Корея), кинопродюсер, режиссер, «Религия сегодня» Халыкара кинофестивале директоры Андреа Морген (Италия), язучы, кинопродюсер, Соня Вестерхольд (Дания), режиссер, сценарист Мәхмәд Вахадыр (Төркия), кинорежиссер, сценарист, актер, кино тәнкыйтьчесе Сәид Хәсән Арафа (Мисыр), режиссер, кино тәнкыйтьчесе, сценарист Джевдет Тизлик (Босния һәм Герцеговина), кино белгече, «Россия» телеканалында документаль фильмнар  авторы, Россия Федерациясе кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре  Гильдиясе әгъзасы Эвелина Гурецкая.

Фестиваль программасында параллель программалар үткәрү планлаштырылган. Тамашачылар Корея, Тунис, Сербия, Африка киносы белән таныша, Эльдар Рязанов һәм Станислав Говорухин фильмнарының ретроспективаларын күрә алачак. Аерым блок булып кинофестивальдә төрле елларда җиңгән фильмнар күрсәтеләчәк. Кинопроектларның халыкара питчингы үткәреләчәк. Халыкара кинофестивальләр директорлары форумы үз эшен дәвам итәчәк.

Юбилей фестивале үз мәйданында узган еллардагы жюри рәисләрен бергә туплаячак. Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында фестиваль тарихының төп этапларын чагылдырган фотокүргәзмә ачыла.

Традицион рәвештә кинематографистлар белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар, кино сәнгатенең  актуаль проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International