24 мартта Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «XXI гасырда классик гитара» XII Халыкара фестивале ачылды.
Фотоларга сылтама https://cloud.mail.ru/public/LVta/jzVrgDC5P
Зур фотоларга сылтама https://cloud.mail.ru/public/7dhc/DiJRG6RpP
Казан тамашачысы алдында фингерстайл-гитарачы Александр Мисько, Фраучи квартеты һәм Александр Лаврентьев җитәкчелегендәге Казан җыелма оркестры чыгыш ясады.
«Бүген фестиваль югары сәнгать һәм гитара сөючеләргә үз ишекләрен ачты. Татарстан Республикасының төп мәйданында төрле жанрларда һәм төрле форматта уйнаучы төрле музыкантлар чыгыш ясады: уникаль фингерстайл - гитарачы Александр Мисько, Россиянең иң яхшы гитара квартеты - Фраучи исемендәге квартет һәм Александр Лаврентьев җитәкчелегендәге Казан җыелма оркестры», – дип фикерләре белән уртаклашты проектка нигез салучы һәм аның сәнгать җитәкчесе Татарстан Республикасының һәм Дагыстан Республикасының атказанган артисты Айнур Бегутов.
Концертны YouTube интернет-ресурсыннан файдаланучыларга яхшы таныш булган, 2018 елда Британиянең MusicRadar журналы версиясе буенча ел музыканты дип табылган Александр Мисько ачты. Ул үзенең чыгышы вакытында тамашачыларга коралда оста уйнауның кайбер серләрен ачты.
«Мин Казанда беренче тапкыр һәм миңа мондый чарада катнашу рәхәт, чөнки мин классик залларда уйнарга күнекмәгән, ләкин бу минем өчен бик кызыклы һәм бик мактаулы. Бүген даими репертуарымнан авторлык әсәрләрне тәкъдим иттем, шулай ук яраткан 80нче еллардан берничә музыкаль әсәр уйнадым. Минем музыка сәеррәк яңгырый, үзем шикелле үк. Музыканы кызыграк итү өчен мин еш кына төрле инструментлар кулланам», - диде Александр Мисько.
Фраучи квартеты Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен яңа программа әзерләгән, анда төрле концептуаль идея әсәрләре: увертюралар, шулай ук Россия композиторлары тарафыннан квартет өчен махсус язылган әсәрләр кертелгән. Коллектив катнашучылары билгеләп үткәнчә, Казанда алар беренче тапкыр гына түгел, Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залы белән яхшы таныш.
«Әлеге залның 1996 елда ачылганын хәтерлим, биредә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инаугурациясе узды. Ә икенче көнне бу искиткеч яңа залда без, укытучыбыз Александр Фраучи белән бергә уйнадык», - дип искә төшерде квартет башкаручысы Дмитрий Татаркин.
«XXI гасырда классик гитара» фестивале 2007 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм үзенә гитара яратучыларны, шулай ук профессиональ музыкантларны җыя. Әйтик, Фестивальне ачу тантанасында «Волга-Волга» солисты Антон Салакаев та булды.
«Музыкантлар , һичшиксез, башка башкаручылар концертларына бару өчен вакыт табарга тиеш, һәм чыгышлар форматы музыкантның үзенең эш стиленнән аерылып торса яхшы. Шуңа күрә мин, гадәттәгечә, концерттан ләззәт һәм илһам алырга дип киләм. Безнең коллектив иҗатына нинди яңалык китерәсен әлегә әйтә алмыйм», - дип сөйләде Салакаев.
Фестиваль кысаларында шулай ук рус гитара музыкасын пропагандалау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән С. Д. Орехов исемендәге IV Халыкара конкурс узачак. Быел оештыручылар Россиянең төрле төбәкләреннән 42 заявка алган. Катнашучылар Казанга Хабаровск, Биробиджан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Новосибирск, Екатеринбург, шулай ук күрше төбәкләрдән - Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстаннан киләчәк. Концертлардан тыш, 24-29 март көннәрендә Казанда иҗади очрашулар, лекцияләр, мастер-класслар, квалификация күтәрү курслары һәм гитарачылар экспозициясе узачак, шул исәптән Yamaha & d ' Addario продукциясен тәкъдир итү дә булачак.
«Гала-концертта оркестр белән дүрт солист чыгыш ясаячак, бу - проектның кульминациясе булачак, гитара һәм оркестр өчен дүрт әсәр яңгыраячак. Соңыннан нинди дә булса импровизация әзерләячәкбез дип уйлыйм», - диде Айнур Бегутов.
Фестиваль уздырылу тарихында, анда дөньяның 23 иленнән музыкантлар катнашкан. 2007-2018 елларда узган чараларда 22 меңнән артык кеше булып киткән. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәмендә уздырыла.