Халыкара театр көненә күп кенә мәдәният учреждениеләре махсус чаралар программасы әзерләде. Бу көнне театрларда гына түгел, музейларда, китапханәләрдә, хәтта кинотеатрларда да билгеләп үтәчәкләр.
Бу көнгә багышланган төп вакыйга – Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлар өчен бирелә торган «Тантана» («Триумф») еллык театраль премиясе. 27 мартта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә әлеге дәрәҗәле бүләккә ия булучыларның исемнәре игълан ителәчәк.
В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында Халыкара театр көненә багышланган чаралар атна дәвамында узачак. Шулай итеп, 25 мартта биредә «Маяковский» мәйданчыгында артистлар белән иҗади очрашу булачак. Театрның әйдәп баручы актерлары Славяна Кощеева һәм Алексей Захаров "Безумный день, или женитьба Фигаро", "Дон Жуан", "Уважаемые граждане", "Лес", "Пять вечеров" спектакльләрендә бергә эшлиләр. Алар дуэт төзү, артист амплуасын булдыру турында сөйләячәкләр, иҗади уңыш, сәхнәгә чыгарга әзерләнү, сөйләм телен камилләштерү серләрен чишәчәк, үзләренең һөнәргә килү юллары турында бәян итәчәк.
26 мартта театрның кече сәхнәсендә өч йөзенче тапкыр «Вишневый сад» спектакле уйналачак. Юбилейны флеш-моб һәм спектакльгә бер атна кала социаль челтәрләрдә старт алган бүләкләр уйнату белән билгеләп үтәчәкләр. Шул ук көнне кунаклар «Театраль Казан» проекты кысаларында музейга һәм театрның тамашачылар өчен ябык булган өлешенә керә алачак.
31 март көнне Дәрвишләр бистәсенең мөмкинлекләре чикле балалар өчен приютында эшләп килүче театраль студиядә шөгыльләнүчеләр «Золотой Ключик или приключения Буратино» спектаклен карый алачак. Аннан соң яшь тамашачылар өчен артистлар белән иҗади очрашу оештырылачак, балалар анда труппа белән аралашып, репетицияләр фрагментын күрә һәм истәлекле фото ясый алачак. Шулай ук КФУ каршындагы балалар университеты укучылары өчен «театр дәресе» планлаштырылган. Театрның төп сәхнәсендә кунаклар театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутскийга сораулар бирә, ә аннан соң «Том Сойер һәм Гекельберри Финн маҗаралары» спектакленең ачык репетициясен күрә алачаклар.
27 март көнне К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры КФУ укытучылары һәм студентларына «Син бит минем бергенәм» премьерасын тәкъдим итәчәк. 29 мартта барлык тамашачыларны артистлар каршы алачак, алар театрның күргәзмәләр залында театр белән бәйле кызыклы тарихлар сөйләячәк.
Бу көннәрдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында берьюлы ике дата - Халыкара курчак театры хезмәткәре көнен (21 март) һәм Театр көнен (27 март) билгеләп үтәчәкләр. Яшь тамашачылар өчен әкият персонажлары катнашында уен мәйданчыгы һәм рәссамнар белән «Театр өчен курчаклар ничек ясала?» дигән мастер-класслар оештырылачак, шулай ук «Сабый белән Карлсон» спектакле күрсәтеләчәк.
Халыкара театр көне алдыннан, 26 мартта, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында да чара була. 27 мартта «Россия минем тарихым» тарихи паркында театраль маскалар ясау буенча мастер-класс үткәреләчәк.
Сүз уңаеннан, әлеге иҗат коллективына тагын бер дата - Балалар һәм яшьләр өчен театр көне - якын, бигрәк тә бу көннең девизы булган «Баланы театрга алып бару» фикеренә аваздаш. Казан яшь тамашачы театрының аерым тамашачылары бар - мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид балалар, балалар йортлары һәм интернатларда тәрбияләнүчеләр. Алар өчен инде икенче ел рәттән хәйрия акциясе үткәрелә: Казан халкы һәм башкала кунакларына 27 апрель көнне 13.00 сәгатьтә узачак «Дикий» балалар спектакленә билетлар сатып алырга тәкъдим ителә. Театр коллективы шул сандагы билетларны үз исеменнән дә кушып, балалар йортларында тәрбияләнүче, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга, шулай ук сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга тапшыра.
А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры артистлары бу көнне гастрольләрдә булачак. Аларны Ямал ярымутравында көтәләр. Көнбатыш Себердә яшәүчеләргә «Красавчик с гречишного поля» әкияте һәм «Голубцы по объявлению» комедиясе тәкъдим ителәчәк. Актерлар бөгелмәлеләр турында да онытмаган. 27 мартта театр кассасына килүчеләргә ике билет бәясенә өч билет сатып алу мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, гастрольләргә китәр алдыннан актерлар югары һәм урта махсус белем бирү уку йортлары студентлары белән «Яшьләр арасында театр популярмы?» дигән темага очрашу уздырачак.
Буа дәүләт драма театры, Халыкара театр көненә багышлап, Буа районының Толымбай һәм Апас районының Ябалак авылларында С.Латыйповның «Кодалар-кодачалар» спектакленең хәйрия күрсәтмәләрен оештыра.
Чаллы дәүләт курчак театрында 25-27 март көннәрендә «Снежная королева» спектакле күрсәтеләчәк. Ә 28 март көнне яшь тамашачылар өчен сәхнә артына сәяхәт һәм башка кызыклы чаралар үткәрергә планлаштыралар.
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Халыкара театр көненә премьера әзерлиләр. 22-23 март көннәрендә биредә тамашачылар хөкеменә Г.Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» спектакле тәкъдим ителәчәк.
27 март көнне Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры артистлары 15-нче номерлы мәктәптә тамашачылар белән очрашачак.
26-29 мартта С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында Минзәлә муниципаль районының мәктәпкәчә учреждениеләре арасында район театр фестиваленең I туры узачак. Чара Россиядәге Театр елына багышлана.
Хәер, тематик чаралар бу көннәрдә театр мәйданчыкларында гына оештырылмый. Мәсәлән, Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигый музей-тыюлыгы татар язучысы, актер, драматург, прозаик, профессиональ татар театрына һәм драматургиягә нигез салучыларның берсе булган Кәрим Тинчуринга багышланган очрашулар сериясен әзерләгән.
Чистай дәүләт тарихи-архитектура әдәби музей-тыюлыгында, Халыкара театр көненә багышлап, музей-тыюлык фондларыннан әзерләнгән «Совет театры тарихы битләре» күргәзмәсе ачылды. Ә 29 мартта Укытучы йортындагы театраль кунакханә кысаларында «Сәхнә арты» дигән музей дәресе узачак.
Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында театрга багышланган чаралар ай буе уздырыла. Программада: «Борынгы Греция театры» исемле студентлар белән иҗади дәрес, «Борынгы грек театры тарихы» конкурсы, «Бөтен дөнья – театр, ә кешеләр анда актерлар» дигән сыйныф сәгатьләре.
Көмеш гасыр китапханәсендә 29 март көнне Бөтендөнья Театр көненә багышланган «Бөтен дөнья театр...» дип исемләнгән әдәби-шигъри квест узачак. 27 март көнне Актаныш районы туган якны өйрәнү музеенда «Театр яктылыкка, нурга илтә» циклыннан артистлар белән очрашу уздырыла.
Театр турында 26 март көнне «Мир» кинотеатрында да сөйләшәчәкләр. «Кино+Театр» проектын ачу кысаларында биредә «Дело дьяка Висковатого» спектакле күрсәтеләчәк.
Тулырак мәгълүмат мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрендә урнаштырылган.