Язны бергә каршылыйк!

2019 елның 22 марты, җомга

Шимбә, 23 март көнне, Казан ипподромында республикакүләм «Нәүрүз» бәйрәме узачак.

Бу көнне бирегә килгән барлык кунакларны Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты иҗат коллективлары катнашында зур бәйрәм концерты көтә. Иң яхшы пешекчеләр төрле халыкларның рецептлары буенча ризык  әзерләү мастер-класслары үткәрәчәк. Балалар һәм өлкәннәр өчен тематик мәйданчыклар оештырылачак. Теләге булганнар традицион халык уеннарында һәм уен-көлкеле ярышларда катнаша ала.

Бәйрәмне оештыручылар: Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясы, Дуслык Йорты

«Нәүрүз-2019» программасы

Вакыты: 2019 елның 23 марты.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш – 12.00 сәгатьтә.

Урыны: Хан сарае, Казан ипподромы территориясе

10. 00

• декоратив-гамәли иҗат осталары эшләнмәләре ярминкәсе

• анимацион төркемнәр, сәүдә нокталары эше

11.00

• концерт программасы башлану (төп сәхнә)

• мәйданчыклар эше: «ачык микрофон», милли уеннар, паровозда, понида йөрү һәм башкалар.

• пылау әзерләү буенча мастер-класслар үткәрү

12.00

• бәйрәмне тантаналы ачу (төп сәхнә)

12.30-15.30

• Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерт программасы (төп сәхнә)

• «Нәүрүз гүзәле-2019» матурлык бәйгесе

• барлык интерактив мәйданчыкларның эше

• кече сәхнәдә чыгышлар

• этно-маркет эше

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International