Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә - Минзәлә театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Хан улы Муллин 72 яшендә вафат булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рөстәм Хан улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Күренекле артист турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Р. Х. Муллин Минзәлә театрына 1972 елда килә. Үз эшенең остасы,  талантлы артист театр труппасының иң хөрмәтле кешесенә әйләнә. Аның отышлы тышкы кыяфәте, сөйкемлелек  белән бергә рольдән-рольгә күчә белү сәләте  тамашачыны беренче образларыннан ук үзенә гашыйк итте, аның катнашындагы  спектакльләргә дистә еллар дәвамында бик теләп йөрделәр. Рөстәм Муллин тарафыннан тудырылган  Ә. Гаффаровның «Язгы моңнар»ында Хөрмәт , Г.Ахуновның  «Ардуан батыр»ында    Хангильдән, «Икәүдән икәү генә»дә Тимергалиев, Г.Сабитовның  «Гарасат»ында   Зәлфәт, Ә.Гаффарның  «Соңгы ләкләк» спектаклендә     Аллахияр,  Х.Ибраһимовның  «Җиденче кияү» спектаклендә     Закир, Гаяз Исхакыйның   «Остазбикә»сендә  Сабир хәзрәт, Эдуардо де Филиппоның  «Гаугалы никах»ында Доменико Сориано,  Б.Мольерның  «Скапен хәйләләре»ндә      Жеронт, Т. Миңнуллинның «Мулла»сында Самат, К.Тинчуринның «Каракүз» спектаклендә Җанбик, ә Г. Җәвиднең «Иблис»ендә Карт шәйх үзләренең табигый һәм шул ук вакытта үзенчәлекле булулары белән тамашачы күңелендә саклана.

Рөстәм Хан улы Муллин искиткеч тавышка ия иде һәм бу аңа К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә Булат, Х. Вахитның «Ике килен килендәш»тә Кәримулла, Г. Зәйнәшеваның «Комиссия килгәч» спектаклендә    Кәрәм Кәрәмечне уйнарга мөмкинлек бирде.  Образлар ихлас  һәм ышанычлы килеп чыга иде. Рөстәм Муллин эпик әсәрдә дә, балалар әкиятендә дә бер үк төрле фидакарьлек белән уйнады. Ул иҗат иткән заман геройлары образлары да (Ә.Гаффарның  «Сары чәчәк саплары»нда   Артист, Т.Миңнуллинның «Китәр юлың еракмы» әсәрендә завод директоры) аның иҗат биографиясендә уңышлы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International