Дәүләт Советы Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан хупланган закон проектын өч укылышта кабул итте. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән.
«Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турындагы» ТР Законының 20 һәм 23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проектын парламент комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева тәкъдим итте. Депутат искәрткәнчә, федераль законнар су объектын, су объектының яр буе полосасын музей-тыюлык территориясенә кертү мөмкинлеген күздә тота, шулай ук музей-тыюлыкта булу кагыйдәләренә кагылышлы нигезләмәләрне аныклый.