Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия хәбәр итә

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга тәкъдим ителгән әсәрләр һәм эшләрне карап, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча  комиссия түбәндәге кандидатларны тәкъдим итү турында карар кабул итте:

1. Алексеева Елена Петровна

 «Казань. Кинематограф. Из века в век» (1897-2014 гг.) монографиясе өчен.

2. Әлмиев Надир Усман улы

график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, татар шагыйрьләре Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. җыентыкларга иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен.

3. Әмирханов Марат Әмирхан улы

«Казан йорт», «Олуг Мөхәммәд» китаплары өчен.

4. Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы

 Татарстан Республикасы рәсем сәнгатенә керткән өлеше өчен, «Тарих һәм шәхес» сериясе, 1998-2019 еллар

5. Галиуллин Тәлгат Нәби улы

 «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» басмасы өчен.

6. Гаффаров Габдуләхәт Абдрахман улы (Әхәт Гаффар)

 «Олы юлның тузаны» романы,  «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар» китаплары өчен.

7. Гыйльманов Галимҗан Хәмитьян улы

 «Тәкъдиргә юл» хикәя һәм новеллалар җыентыгы, «Ходай бүләге» повестьлар җыентыгы өчен.

8. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы

татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел», «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

9. Фәттахов Рифат Әхмәт улы

 Рәшит Ваһапов (2004-2017) исемендәге халыкара татар җыры фестивален үткәргән  һәм татар халкы традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, милләтара һәм төбәкара гуманитар элемтәләрне ныгытуга  керткән өлеше өчен.

10. Хаҗиев Мәдияр Шәрип улы

«Татар хатыннары» сериясе өчен (25 эш).

11. Хәсәнов Нурислам Габдулла улы

 «Күрәчәк» һәм «Җан авазы» роман һәм повестьлар китаплары өчен.

12. Шәрәфиев Әнвәр Җәмил улы

«Сандугач» фортепиано пьесалары, «Чулпан Йолдыз», «Наз» җыентыклары өчен.

13. Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәт кызы

 «Тамды яшем», «Бала күңеле – ак кәгазь» китаплары өчен.

14. Туманов Дмитрий Александрович,

      Гарипова Раилә Мөхәммәт кызы,

      Платонов Дмитрий Анатольевич, 

      Смирнова Наталья Анатольевна, 

      Гайнетдинов Айдар Рафаил улы, 

      Мортазин Тимур Әнвәр улы, 

      Сәфәрова Диана Әсгать кызы,

      Штыков Николай Александрович

 «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате республика фестивале өчен.

15. «Әлиф» иҗат берләшмәсе: режиссер Имаметдинов Туфан Риф улы, хореограф Нуриев Марсель Җәүдәт улы, композитор Низамов Эльмир Җәүдәт улы, биюче Батуллин Нурбәк Роберт улы.
«Әлиф» хореография спектаклен иҗат иткән өчен.

16. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары төркеме: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы.

Татар сәнгате үсешенә зур  өлеш керткән һәм «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International