2019 елның 24-29 мартында Казанда «XXI гасырда классик гитара» исемле XII Халыкара фестиваль узачак. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Мэриясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән уздырыла. Проектка нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының һәм Дагыстан Республикасының атказанган артисты Бегутов Айнур Валерьевич.
"XXI гасырда классик гитара» фестивале 2007 елдан бирле үткәрелә. Бу еллар эчендә проект үзен Россиянең иң зур музыкаль форумнарының берсе итеп күрсәтте һәм ул Татарстаннан читтә дә танылу алды, анда дөньяның 23 иленнән музыкантлар катнаша.
Фестиваль чаралары Казан тамашачыларында да зур кызыксыну уятты, статистика шуны күрсәтә: 11 ел эчендә концертларда 22 меңнән артык кеше булып киткән. Форум кысаларында Россия һәм дөнья премьералары да яңгырады. Аның даими катнашучылары - «La Primavera» камера оркестры, «Яңа музыка» оркестры, Мәскәү филармониясенең «Мадригал» солистлары ансамбле.
Фестиваль кысаларында шәһәрнең төрле мәйданчыкларында 3 концерт узачак.
С.Д.Орехов исемендәге IV Халыкара конкурс - рус гитарасын пропагандалауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән уникаль һәм бердәнбер вакыйга. Гадәттәгечә, лекцияләр, мастер-класслар һәм фестиваль кунаклары Филипп Моратоглу (Франция), Максим Цукер (Литва), Павел Кухта (Беларусь), Николай Комолятов, Дмитрий Татаркин, Виталий Ганиев, Дмитрий Мурин (Россия) белән иҗади очрашулар оештырылачак.
24 март көнне Казанның төп мәйданчыгында - С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында – фетиваль ачылышы булачак. Анда чыгыш ясаячак:
* уникаль фингерстайл-гитарачы Александр Мисько.
* Россиянең иң яхшы гитара квартеты – Фраучи исемендәге квартет.
* Александр Лаврентьев җитәкчелегендәге гитарада уйнаучыларның җыелма оркестры.
25 март көнне М. Горький исемендәге музейда «Осталар серләре» программасында Казан тамашачысы яратып өлгергән француз музыканты Филипп Моратоглу һәм Санкт-Петербургтан искиткеч музыкант Антон Баранов чыгыш ясаячак.
29 мартта Казанның төп мәйданчыгында - С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «XXI гасырда классик гитара» фестиваленең Гала-концерты була, анда «Яңа музыка» камера оркестры белән бергә Филипп Моратоглу (Франция), Антон Баранов (Россия), Павел Кухта (Беларусь), Айнур Бегутов (Россия) чыгыш ясаячак.
Оркестр белән гитара өчен 4 концерт яңгыраячак:
Мауро Джулиани. 1 нче Концерт
Мануэль Понсе. Көньяк концерт (премьера!)
Сальвадор Бакариссе. Концертино (премьера!)
Виталий Харисов. Дагестан концерты