Ирада Әюпова: «Без барыбыз да Бөек дала балалары»

2019 елның 16 марты, шимбә

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте» халыкара проекты кысаларында оештырылган  «Бөек Дала: тарих һәм мәдәният» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Чара Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында узды.

Чарада Казахстанның Казандагы Генераль консулы Еркин Тукумов, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм Казахстан Республикасы Милли музее директоры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Нуразхан катнашты.

«Бу күргәзмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  бик зур тәэсир иткән, һәм нәкъ менә аның инициативасы буенча әлеге күргәзмә проектын гамәлгә ашыруның расланган маршрутына үзгәрешләр кертелде, һәм бу күргәзмә бүген республикабыз халкына, бөтен Идел буе төбәгендә яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Ирада Әюпова.

Ул шулай ук проектны гамәлгә ашыруга Россия һәм Казахстан арасындагы дустанә, партнерлык мөнәсәбәтләре ярдәм итә, алар  ил лидерлары – Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев тырышлыгы белән тормышка ашырыла, дип ассызыклады.

«Бу проект - ике тугандаш халыкларның дуслыгы. Без барыбыз да Бөек дала балалары», - дип өстәде Ирада Әюпова.

Министр республика тормышы өчен мәдәни вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте һәм март каникулларында күргәзмәгә кунаклар күпләп килер,  дигән өметен белдерде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге югары технологияле медиадөньяда артефактларны саклау мөһим.

«Бу күргәзмә,  тарихтан башка киләчәк юк, дигән фикер җиткерә.  Без кем генә, нинди генә үсеш юлында булсак та, тарихи мирасыбыз, тамырларыбыз турында оныта алмыйбыз», - дип билгеләп үтте министр.

Моңа кадәр мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә Ирада Әюпова хезмәттәшләре белән бергә күргәзмә проектының ничек барлыкка килүе турында  җентекләп сөйләгән иделәр. Казахстан Генконсулы мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек озак вакытка исәпләнгән һәм системалы булыр дигән ышанычын белдерде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмәдән тыш, Казанда Казахстан киносы көннәре узачак.

Казан әлеге күргәзмә экспозициясе,  шул исәптән, Казахстан символы  буларак «Алтын кеше» тәкъдим ителгән җиденче шәһәр булды. Әлеге халыкара проект кысаларында күргәзмә Минск (Беларусь Республикасы), Мәскәү (Россия Федерациясе), Баку (Әзербайҗан Республикасы), Сиань (КХР), Гданьск (Польша Республикасы), Сеул (Корея Республикасы) шәһәрләрендә оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International