Коррупциягә каршы көрәш һәм дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан мәгълүмат бирү мәсьәләләренә багышланган семинар

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында коррупциягә каршы көрәш һәм дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомствога буйсынган учреждение җитәкчеләре тарафыннан мәгълүмат бирү мәсьәләләренә багышланган семинар узды.

Декларация кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «2019 елда дәүләт хезмәткәренең, аның тормыш иптәше  һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматлар тапшыру»  темасына семинар узды. Анда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Айрат Илдар улы Хәйруллин, министр урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сагиҗан улы катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе белешмә тутырганда җибәрелә торган төп хаталар турында сөйләде.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында һәм аңа буйсынучы   учреждениеләрдә коррупциягә каршы эшне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда алган белемнәр  катнашучыларга коррупциягә каршы эшнең яңа формаларын һәм ысулларын практикада кулланырга һәм дәүләт граждан хезмәткәренең, аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тутырганда хаталар җибәрмәскә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International