Яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өчен оештырылган «Таврида 5.0» форумында катнашучы бул!

2019 елның 15 марты, җомга

Быел «Таврида» Россиянең барлык төбәкләреннән иҗат һөнәрләре вәкилләрен үзенә бишенче тапкыр җыячак. Юбилей форумы проект  үсешендә яңа этапны башлап җибәрер, дип ниятләнә. Катнашучылар Судактан (Кырым Республикасы) ерак түгел яңа локация мәйданчыгына  җыелачаклар, аны оештыруда үзләре дә катнашачаклар.  Биредә яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өчен стационар белем бирү үзәге - «Таврида «Арт-резиденциясе» сафка бастырылачак.

Беренче этап май аенда ук башланып китә: сәнгать өлкәсендәге профессионаллар форумга эләгеп, яңа арт-кластерны үзләштереп, үз идеяләрен тормышка ашыра алачак. Моннан тыш, яшь архитекторлар, урбанистлар һәм дизайнерлар «шәһәр» урбанистика хакатонына  һәм «Таврида»  белем бирү үзәге төзелеше буенча проект офисына сайлап алуда катнашачак, волонтерлар һәм тим-лидерлар профессиональ белем алачак, ә медиа-команда – тренинглар узачак.

Форумның икенче этабы июнь-август айларында узачак, ул алты сменадан тора: «Театр елы»,«Халык сменасы», «Контемпорари – арт смена. Үткәннәр  һәм киләчәк арасында», «Рэп смена», «Видеопродакшн смена» һәм  «Камеди смена». Музыкантлар, әдәбиятчылар, продюсерлар, халык башкаручылары, архитекторлар, рәссамнар, stand-up комиклар, блогерлар, артистлар һәм режиссерларны профессиональ тематик мәктәпләрдә интенсивлар, мотивация сессияләре, тәҗрибә алмашу көтә. Форумда остазлар һәм спикерлар  ролендә Игорь Матвиенконың М.А.М.А. музыка академиясе,  «Эксмо-АСТ» нәшрияты, «Алтын битлек» Милли театраль премиясе, Мәскәү архитектура Институты, Дизайн институты, Россия Дизайнерлар берлеге, Россия Архитекторлар берлеге, Россия Кинематографистлар берлеге, Юрий Башметның Халыкара хәйрия фонды, Е. Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры, Мәскәү Губерна театры, «Винзавод» заманча сәнгать үзәге, Россия Рәссамнары иҗат берлеге, Заманча сәнгатьне үстерү фонды, Реставраторлар берлеге, РОСИЗО, ГЦСИ һәм башка иҗат оешмалары вәкилләре чыгыш ясаячак.

Форум 30 меңгә якын кешене берләштерәчәк «Таврида – ARTRUSSIA» иҗат фестивале белән тәмамлана.

«Иҗат итүчеләр өчен төрле  мөмкинлекләр тудырылуы мөһим: кадрлар һәм грант конкурсларында катнашу, Россиядә ихтыяҗ булган һөнәри компетенцияләрне  үстерү. Без үстерә торган Арт-кластер киләчәккә омтылышы булган  һәркем өчен иң зур креатив мәйданчык булачак. Безнең чара һәр катнашучының интеллектуаль, иҗади һәм гражданлык  ягыннан үзбилгеләнүенә юнәлдерелгән», – дип ассызыклады  «Мәдәни инициативаларны үстерү үзәге»  генераль директоры һәм «Таврида» форумы продюсеры Сергей Першин.

 "Таврида 5.0» форумында катнашучыларны теркәү «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша тормышка ашырыла. Шулай ук сайлап алу уңышлы узсын  өчен кандидатларга мыставриды.рф сайтында иҗади бирем үтәргә  һәм үз регионнарында әңгәмә узарга  кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Кырымда «Таврида 5.0» Россиянең барлык төбәкләреннән иҗат һөнәрләре вәкилләрен быел  бишенче тапкыр җыя. Юбилей форумы проектны үстерүдә яңа баскычка күтәрелә. Биредә яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өчен стационар белем бирү үзәге - «Таврида «Арт-резиденциясе » сафка бастырылачак.

 Форум һәм фестивальне  оештыручылар - Россия Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Россия мәдәни  үзәге ярдәме белән «Мәдәни инициативаларны үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International